Татарстанда коткаручылар машиналары юлда ватылып калган балалы гаиләгә ярдәм иткән

Татарстанның Мамадыш районында коткаручылар машиналары юлда ватылып калган кечкенә балалы гаиләгә ярдәм иткән. Бу хакта «Татар-информ» яза.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсендә хәбәр итүләренчә, төнлә М-7 юлының 956нчы чакрымында «Лада Искра Кросс» автомобиле ватылып калган. Машинада биш кеше (49 яшьлек хатын-кыз һәм ир-ат, 33 яшьлек ир-ат һәм сабые белән 24 яшьлек хатын-кыз) булган. Суык үтеп керә башлаган машинада калу куркыныч икәнен аңлап, алар коткаручыларга шалтыраткан.

5нче зона эзләү-коткару отряды хезмәткәрләре урынга килеп, гаиләне җылы автомобильгә күчереп утырткан, кайнар чәй биргән һәм туганнарына тапшырган. Беркемгә дә медицина ярдәме кирәк булмаган.

Читайте на сайте