Бакчаң уңышсыз калмасын дисәң: корткычларга каршы көрәшүнең 5 ысулы

«Бакчалардагы иң куркыныч корткыч бөҗәкләр – колорадо коңгызы, кәбестә күбәләге һәм гөблә»

Мул карлы кыш уҗымнарны туңудан саклады. Шулай ук трипслар, гөблә (тля), җимешашар күбәләк, талпан, колорадо коңгызы кебек бакча һәм кыр корткычларына кышлавы өчен дә идеаль шартлар тудырды. Моннан тыш, кар туфракта вирусларны һәм авырулар китереп чыгара торган бактерияләрне дә саклады. Авыл хуҗалыгы үзәге белгечләре уңышның якынча 35 проценты юкка чыгарга мөмкин, дип кисәтә.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Белгечләр сүзләренчә, корткычлар артуга берничә сәбәп йогынты ясарга мөмкин: язгы температура режимы, дымлылык һәм явым-төшемнәр. Әгәр мул карлы кыштан соң яз иртә, коры, җылы һәм кырауларсыз гына килсә, бу корткыч бөҗәкләр санын арттырачак. Ә салкын һәм дымлы һава торышы исә куркыныч бөҗәкләр үрчүен тоткарлый ала.

Татарстанда соңгы еллардагы һава торышы фермерларның сабырлыгын һәм финанс активларын бер генә сынамады инде. Әмма язын корткычларның күпләп үрчүен үсемлекләрне комплекслы саклау ярдәмендә булдырмый калып була. Авыл хуҗалыгы үзәгенең Татарстан филиалы җитәкчесе урынбасары Гүзәл Хөсәенова сүзләренчә, быел һәр культураның үз дошманы бар.

«Бөртекле культураларга икмәк борчасы, трипслар, гөблә (тля), кандала, ә рапска әвернә чәчәк борчасы, кәбестә көясе, чәчәкашар зыян сала. Бакчалардагы иң куркыныч корткыч бөҗәкләр – колорадо коңгызы, кәбестә күбәләге һәм гөблә (тля)», – дип сөйләде ул.

Белгечләр 2026 елда Татарстан аграрийлары өчен кайсы корткычларның иң куркыныч булачагын фаразларга алынмый. Монда барысы да һава торышына бәйле.

«Эссе, коры яз борча, трипслар, кәбестә көясе, кандала, чәчәкашар һәм иген коңгызы кебек корткычларны үрчетәчәк. Салкынча һәм яңгырлы һава торышы исә, ончыл чык һәм тутык авыруы китереп чыгара. Һәр аерым очракта көрәш һәм дәвалау өчен чаралар сайлауда аерым караш һәм белгеч киңәше таләп ителә», – диде Гүзәл Хөсәенова.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Вирусларны цикадалар һәм талпаннар тарата

Әгәр авыруларга җентекләп тукталсак, үсемлекләрдә бактериаль һәм вируслы авырулар була. Барысы да кешеләрдәге кебек. Бактериозларны беркүзәнәкле микроскопик организмнар китереп чыгара. Мәсәлән, бу караяк һәм бәрәңгедә боҗрасыман черек, кәбестәдә тамырлы бактериоз яки кишердә бактериаль черек. Алар белән көрәшү өчен химик инсектицидлар һәм бактерицид тәэсирле фунгицидлар нәтиҗәле.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Вируслы инфекцияләр ялгау яки орлыклар аша күчә, кайвакыт бөҗәкләрдән йога. Бу планда бигрәк тә цикадалар, талпан һәм гөблә (тля) куркыныч. Үсемлекнең авыру йоктырганын яфракларының төсе тигезсез булудан аңларга мөмкин. Астагы яфраклары саргая, ә өстәгеләре яшелләнә. Шулай ук яфракларның һәм чәчәкләрнең формасы гарип булу, үсемлекләрнең кәрлә булуы да авыру барлыгын аңлата. Вируслы авырулар булганда химия һәм биопрепаратларның файдасы юк. Белгечләр превентив чаралар кулланырга киңәш итә: чиста утырту чималы, чыдам сортлар кулланырга, туфракны баетучы үсемлекләр сидератлар кулланып чәчү әйләнешен сакларга, ә уңышны җыеп алганнан соң җирне тирәнтен сукалап үсемлек калдыкларын җыеп ташларга кирәк.

Үсемлекләрне саклау, тулаем алганда, чыгымлы эш, дип саный белгечләр.

Чүп үләннәре һәм кайбер төр корткычлар белән көрәштә классик агротехник чаралар булыша: чәчү әйләнешен саклау, туфракны эшкәртү, ашламалар сибү һәм чыдам сортлар сайлау. Үсеш (вегетация) чорында саклауның интегратив системасын куллану, химик һәм биологик чараларны, шул исәптән корткычлар белән көрәшүдә файдалы бөҗәкләр һәм препаратларны кушып куллану уңай нәтиҗә бирә. Үсемлекләрне саклау, тулаем алганда, чыгымлы эш, әмма үз-үзен тулысынча аклый. Авыл хуҗалыгы үзәге мәгълүматы буенча, һәр гектарда 2-3 центнерга кадәр ашлык, 15 центнерга кадәр бәрәңге, яшелчә, шикәр чөгендере, җимешләр һәм виноград саклап калып була.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Тирес – сальмонелла чыганагы

Ихатада бакча тотучылар аны авыл хуҗалыгы кырларына караганда саклау җиңелрәк, дип саный. Әмма бу алай түгел. Быел бакчаларда алмагач җимешашарының күбәләк корты, филчек бөҗәк (долгоносик) һәм кисмән (пилильщик) күпләп артырга мөмкин. Вируслар, гөмбәчек һәм бактерияләрдән хәтта тәрәзә төбендә үзең үстергән үсентеләр дә (рассада) сакланмый.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

«Үсемлекләрдәге күпчелек чир авыру туфрак һәм эшкәртелмәгән орлык аша күчә», – дип аңлатты Татарстанда Агросәнәгать комплексы продукциясенең иминлеген һәм сыйфатын бәяләү федераль үзәгенең сынау лабораториясе мөдире урынбасары Юлия Шәфыйкова.

«Орлыкларны сыналган сатучылардан гына алырга, авырлыгы, яраклылык вакыты һәм партия коды күрсәтелгән брендларга игътибар итәргә кирәк. Рассада өчен түтәлдән алынган туфрак кулланырга ярамый: мәсәлән, әгәр сез кәбестә утыртырга телисез икән, башка әвернә чәчәклеләр үскән түтәлләрдән туфрак алырга ярамый. Мондый туфрак – авырулар чыганагы, алар шытымнарны тишелеп чыгуга ук үтерә», – дип кисәтте ул.

Рассада өчен туфрак катнашмасын үзлектән ясарга яки әзерне сатып алырга була. Субстратта дөрес пропорцияләрдә торф, компост, бакча туфрагы һәм башка элементлар булырга тиеш – аларның нисбәте культурага бәйле. Һәм халык органик ашламалар белән дә артык мавыкмау хәерле.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Агросәнәгать комплексы продукциясенең иминлеген һәм сыйфатын бәяләү федераль үзәгенең Татарстан филиалы директоры урынбасары Идрис Гатин сүзләренчә, тирес кулланганда да сак булырга кирәк.

«Эшкәртелмәгән тирес – сальмонелла һәм эчәк таякчыгы чыганагы. Аны куллану Россиядә тыелган», – диде ул.

Черек авырулар үзеннән-үзе юкка чыгар дип өметләнү бик акылсыз фикер – алар бөтен рассаданы юк итәргә мөмкин. Белгечләр профилактика эшләрен шытымнар тишелеп чыкканчы ук башларга киңәш итә. Уңыш сере – дөрес әзерләнгән субстрат: зарарсызландырылган, файдалы гөмбәчекләр нигезендә биопрепаратлар белән туендырылган туфрак катнашмасы, шулай ук саклагыч барьер булдыру өчен үсентеләрне биофунгицидлар эремәсе белән даими сугарып тору.

Туфрактагы (кибеттә сатыла торганнарын да) патогеннарны үтерү өчен аның бөтен компонентларын да туңдырып зарарсызландыралар. Соңыннан биопрепаратлар белән файдалы бактериаль тирәлекне активлаштыралар: күбәләк кортына каршы лепидоцидлар, үсемлекләрне саклау өчен энтомофаглар һәм бактерияләр кулланалар. Болар экологик һәм нәтиҗәле чара. Агач кәүсәләрендәге шуышучан корткычларга каршы ау путасы (ловчий пояс) куялар, ә иртә язда кискәннән соң ук, бордос сыеклыгы яки бакырлы препаратлар белән эшкәртәләр.

Чыганак: «Республика Татарстан» газетасы, Фәридә Якушева

Читайте на сайте