Юрий Павлов: «Бер карасаң, ирек тә бирә... «Оч» ди... Ә чылбырлар ычкынмаган»

Юрий Павлов: «Бер карасаң, ирек тә бирә... «Оч» ди... Ә чылбырлар ычкынмаган»

Рузилә Мөхәммәтованың Түбән Кама татар дәүләт драма театры артисты Юрий Павлов белән әңгәмәсе.

Юрий Павлов – Түбән Кама татар дәүләт драма театры артисты. 36 яшь. Киров шәһәрендә туса да, Балтач районының Субаш авылында үскән. Казан театр училищесын һәм Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетын тәмамлаган. Хатыны, Түбән Кама театры примасы Гүзәл Шәмәрдәнова белән 3 ул – Бәхтияр, Билал һәм Баязитны тәрбиялиләр. Театрның иң билгеле актерларының берсе булса да, атказанган исеме юк.

Юра белән күрешеп, театр һәм мәхәббәт турында сөйләштек. Тик әңгәмәбез бик моңсу чыкты кебек, гәрчә Юра Павлов юморист-артист булса да.

Юра, синең исемең Юрий Гагарин хөрмәтенә куелганмы?

Юк, әтинең дуслары хөрмәтенә. Исем дигәннән, бер кызык истәлек. Мин туганда, телевизордан «Цыган» киносы барган. Бабай – авылның иң шаян кешесе: «Балага Будулай дип кушырга кирәк», – дигән. Шулай итеп әздән генә Будулай булмый калганмын. Хәзер уйлап куям – бердәнбер Будулай булыр идем Татарстанда. Исемне сорап алмыйлар, ничек кушылган – шулай ияреп бара. Юра да начар түгел, килделе-киттеле исем түгел, зурлыгы бар.

Хатының Гүзәл сиңа Юра диме, Юрий диме?

Хәзер Юра гына инде, элек «тәмлерәк» иде – «җимеш»ләр иде, «йөзем»нәр иде. Яши-яши, бөтенесе төчеләнә.

Бер сәер сорау: совет елларында туган булсаң, керәшен халкының күренекле шәхесләре Наил Дунаев, Гәрәй Рәхимнәр кебек татар исеме алыр идеңме икән?

Бәлки... Кысрыкламагач, ул турында уйламыйсың ич инде. Ара-тирә әйткәлиләр: шул исем дә тоткарлыйдыр, дип.

Рәсми үсеш һәм танылу мәсьәләсендәме?

Әйе. Шуңа «кыек карыйлардыр» дип уйлаучылар бар.

Син ике яклап та тулы керәшенме?

Минем әнинең әнисе – абыстай ул. Әни яклары – мөселманнар, әти ягы – ярым-йорты керәшеннәр. Чукындырылган түгел инде, чиркәүләргә шәмнәр куеп йөрмәдек.

Ә син кая таба?

Күбрәк мәчет ягына таба инде.

Гүзәлең, сиңа кияүгә чыккач, үз фамилиясендә калган, әйеме? Ир-ат буларак, өстәл сугып, минем фамилиягә күч, димәдеңме?

Минем яктан басым ясаулар булмады. Нигә булмады икән ул басым ясаулар? Сизенгәнмендер инде – зур актрисаны алдым бит. Ир кеше хатынны «минеке» дип ала бит инде. Ә Гүзәл үзе бер зур кабилә дигән шикелле. Шуның белән дә катлаулы безнең яшәеш. Гаиләдә һәр кешенең үз урыны булырга тиеш: ир-ат икән – ир-ат, хатын-кыз икән – хатын-кыз. Яки киресенчә: хатын-кыз гаилә алып барган, мужик хатын-кыз кебек яшәгән гаиләләр була. Безнең барысы да тигез: эштә дә, статус ягыннан да, акча ягыннан да. Бергә барабыз да бергә кайтабыз, сагынып та өлгермисең.

Өйдә «мин хуҗа» дип хатынны «басып» тормыйсыңмы?

Басып тору дөрес әйбер түгел бит инде.

Әлбәттә, дөрес түгел.

Кыска гына әйткәндә, ир-ат сүзен тыңлап, киңәшләшеп, «әйе, син хаклы» дип дәрт биреп торучы терәк булуын һаман да көтәм Гүзәлдән. Ә мин Гүзәл өчен чын «благородный» ир-егет була белмәдем. Хатын-кызның матурлыгы ир-аттан тора бит – аны кулда күтәреп йөртсәң, очкынландырып торсаң, ярата белсәң... Без моңа кайчан да булса килербез инде... «чукынышып бетмәсәк». Йолдызнамәләргә ышансаң, мин Үлчәү йолдызлыгында туган, Гүзәл – Кучкар йолдызлыгыннан. Ул яклап та бик төрле без.

Юра, менә хәзер син ачыктан-ачык сөйләдең бит инде, әйеме? Иртәгә, шалтыратып, бу сүзләрне сыздырмаячаксыңмы? Уйлап сөйләдеңме?

Юк, юк, ул ияләнде инде. Кешене бу кызыксындыра икән, укысыннар, языгыз. Нәрсәсе бар аның?!

Гаилә тормышына азакка таба тагын бер әйләнеп кайтырбыз. Театр турында сорыйм әле. Син театрдагы тормышыңнан канәгатьме? Үзеңнең артистлык мөмкинлекләреңнең ничә процентын халыкка җиткерә алдың? Түбән Кама театры сиңа потенциалыңны тормышка ашырырга мөмкинлек бирдеме?

Гади генә итеп әйткәндә, «с любимым и в шалаше рай», диләр – эшләдек, театрда ду китереп эшләдек. Гүзәл белән безнең театрдагы рольләрне алсак, безнең яшьтәге башка артистлар арасында ул кадәр төп рольләр башкарган артистлар юктыр. 17 ел эшләдек бит.

Хәзер театрда башкачарак чор башланды. Бу чор яшәешен я аңлап бетереп булмый, я кабул итеп бетереп булмыймы… Театрда бер-береңне ишетеп, аңларга тырышып, гөрләп эшләсәк, уңышлы эш буламы, уңышсызмы – яшәргә омтылыш булыр иде. Хәзер ниндидер торгынлык бара. Рөстәм Вәлиәхмәтович (Түбән Кама театры җитәкчесе Рөстәм Галиев. – авт.) шушы башкачарак чорның гомумтатар театры дөньясындагы вазгыять булуы белән аңлатырга тырыша. Күп еллар җитәкче булып (директор, баш режиссер) эшләгән кеше белми сөйләмидер. Һәр нәрсәнең үз вакыты бар, диләр. Чор белән бергә яшәеш тә, кешеләр дә үзгәрүе ихтимал дип уйлыйм.

Син шул торгынлыкны тоясың икән, аннан башыңны алып качу турында уйлыйсыңмы, әллә театрны үзеңнеке итеп санап, коткарасың, торгызасың киләме?

«Кузгатмакчы булсаң халык күңелләрен, Тибрәтмәкче булсаң иң нечкә кылларын, Көйләү тиеш, әлбәт, ачы хәсрәт көен, Кирәк түгел мәгънәсе юк көлке, уен», – дигән шикелле инде. Кызганыч, гайрәт чигеп басылып барам. Барысын да – акча өлкәсен дә, мәхәббәтне дә, театрны да үлчәүләргә салам да... гел житмәгән кебек. Гаделлек эзләү канымдадыр инде, ул гаиләдән килгән. Эзләнәм. Бизнеска да китеп карыйсың, матур театр булдырырга да хыялланасың... Ташлап китәсе килми, күпме эш эшләнгән бит. Акыллы җитәкче булу да бик авырдыр. Бер карасаң, безгә ирек тә бирә, «оч» ди, ә чылбырлар ычкынмаган...

Миңа эшләргә ирек бирә ул. Хәзер спектакль куеп ятам... Бер яктан Рөстәм Вәлиәхмәтович: «Синең шикелле артист юк», – ди. «Сиңа ышанып «Идиот»ны куйдым, аны уйный алырлык кеше Камалда да юк», – ди. Шулай әйтә үзе. Шулай дип торганда, бәхәсләшеп, каршы килеп торырга да ярамый бит инде.

Алдагы көнеңне театрда күрәсеңме?

Кайда булуга карамыйча, Тямай әйтмешли: «Сиздермичә, хәлсез картлык килеп җитә... Яшәп калыйк, янып калыйк. Бу тормышта игелекле эзлэр салыйк». Чи утын кебек пыскып яту ярсыта. Беркемгә беркем кирәкми, үзеңне үзең булдырсаң гына.

Элек Камал театрына килеп керсәң, аларның танылган артистлары белән күрешүе дә, ай-яй, зур дәрәҗә кебек иде, артистлар – шәхесләр иде. Хәзер театрларда артистлар бөтенесе бертигез кебек... Хәзер бит режиссерлар «режиссер театры» булдыру ниятен ачыктан-ачык әйтә. Сезнең кебек тәнкыйтьчеләр бозып бетердеме барысын да... Кайдан килеп чыкты ул режиссерлар чоры? Халык «Шәрәфигә барабыз» дип бара иде, хәзер кемнедер карарга бару түгел, гомум спектакль карарга баруга калды. Ә халыкка герой кирәк. Яраткан артистларын күреп, аның белән яшәп, аны кызганып, аның белән сөенеп, аның хис-тойгылары ташкынында йөзәсе килә. Образлар өстендә эшләгән режиссерлар эшен матур куелган спектакльләрдән өстенрәк итеп күрәм. Андыйлар хәзер бик аз.

Тәнкыйтьчеләр боза, дисең, шул тәнкыйтьчеләр үзегезнең һәм театрның хыялы булган «Алтын битлек»не дә бирә язды бит әле. «Таң вакыты» пластик спектакле белән күпме дан-шөһрәт казандыгыз.

Әйе, без Сәгыйть Рәмиев шигыре буенча куелган «Таң вакыты» спектакле белән (Туфан Имаметдинов режиссурасы. – авт.) «Алтын битлек» премиясенә тәкъдим ителдек. Питерларга барып та дан-шөһрәт алдык. Ә шул спектакльнең театрдагы өченче премьерасын «отменять» итергә туры килде – кеше юк иде, тамашачы булмады. Икенче тапкыр күрсәткәндә дә ярты зал гына иде. Бөтен Татарстанга ничек шауладык!

Нигә халык килмәде икән соң аңа?

«Смотрю в книгу – вижу фигу» дип кайтып китәләр!

Миңа ошаган иде...

Режиссерлар дан-шөһрәт өчен эшли, медаль өчен, «маска» өчен. «Медаль»не кем бирә? Тәнкыйтьчеләр. Халык бирми аны, халыкка барыбер. Халык үстерми режиссерны, аны тәнкыйтьчеләр үстерә. Безнең халык тәнкыйтьчеләре түгел, кайдандыр килгән бозык тәнкыйтьчеләр үстерә. Ә ул бозык тәнкыйтьчеләр халык ярата торган әйберне мактамый. Алар күп әйбер карап бозылып беткән, никадәр кыеграк, сәеррәк, алар шул кадәр әйбәтрәк бәя бирә. Халык яратып карый торган матур әйбер күрсәтсәң, «Ну что это? Это же уже было, понимаете?» – диләр. «Сез моның белән берни алалмыйсыз, театрыгызның йөзен ача алмыйсыз», – дигән фәлсәфи сүзләр китә.

Танылган «Кара квадрат» ясаган Малевич бар бит. Ул бит «кара квадрат» ясаганчы, матур-матур пейзажлар ясап, үз исемен булдырган. Хәзерге режиссерлар сразу шакмак ясап маташа. Үсеп җитеп, халык арасында «тәмле режиссер» исемен алмаган бит әле ул. Үссен башта! Шулар белән адашып барабыз.

Ни өчен халык җыю ягыннан эстрада үсә дә, дәүләт театры үсми? Илсөя Бәдретдинова стадионнар тутыра, театрлар... шул ук дәүләт театрлары нигә тутыра алмый...

Театрлар бит күңел ачу чарасы гына түгел, алар зур миссия башкара – тел миссиясе, тәрбия миссиясе... Эстрада үз өстенә андый миссия алмый, шуңа теләсә нәрсә күрсәтә. Театр теләсә нәрсә күрсәтә алмый...

Теләсә нәрсә куя алмаганга халык җыя алмый, димәкче буласызмы? Кем күбрәк, уңышлырак миссия башкарадыр әле... Яшь буын, тормыштамы, интернетта дисезме, эстрада мохитендә кайный: алар булып җырлый, киенә, кылана, аларга тартыла. Яхшымы, начар тәрбия бирәме, сүз ул турыда бармый. Һәрхәлдә йогынтысы бермә-бер күбрәк эстраданың. Заманында Салават Фәтхетдиновның да хейтерлары булгандыр. Ә хәзер татар дөньясында нинди урын алып тора! Профессор. Гади булган, күпчелек халык аның җырлары аша ирешкән сүзләрен кабатлыйлар. Хәзер шәкертләре халыкны авызларына каратып тота. Журналлар, реклама, төрле тапшырулар рейтинг өчен алар сүзләрен яңгырата. Дәүләт фикерен җиткерер өчен дә, миссионер буларак, танылган һәм яратылган йөзләр кирәк. Эстраданы халык кабул итә, ул аларга якын. «Уровень» бер. Тәрбия эше бит ул, ниндидер тәгълиматлар биреп, китап укып, акыл сату белән генә чикләнми.

Сезнең тамашачы нинди спектакльгә йөри соң?

Аңлаешлы, көлеп, елап, үзен яки күршесен күреп утыра торган спектакльләргә йөри. Үлчәүгә куеп карасаң, ул тигез барырга тиеш: тегенди әйберләр дә, халыкчан әйбер дә. Әйтик, 4 халыкчанга – 1 эксперимент. Әмма, нигәдер, халыкчан дип чыгара башлаган әйбер дә, структурасы үзгәреп, символика өстәлеп, катлауланып чыга. Артык гади әйбер килеп чыгар да, «недооценят» дип курку бармы соң...

35 ел эчендә сезнең театрның үзенчәлеге булган үз спектакльләрегез белән үз тамашачыгызны тәрбияләмәдегезме икәнни?

Нәрсә соң ул тәрбияләү?

Шушы спектакльләрегезне яратып карарга килүче тамашачыны формалаштыру дип аңлыйм.

Тәрбияләп бетереп узып киттек бугай инде без ул тамашачыны. Хәзер кемне тәрбияләп ятабыздыр...

Дөресен әйткәндә, нинди генә спектакльләр куелмады инде! Барысына да ярап чыктык. Күбесе назлап, иркәләп, сүгеп, кыйнап халык күңелен тетрәндерә торган, кабатланмас булды.

Аягыңа күрә юрганың, дигән кебек, җигеп-җигелеп эшли белүчеләре аз, ди ич.

Юра, нидер әйтәсең дә килә кебек, әйтеп тә бетермисең... Әйтеп бетермәвеңне дә аңлыйм да инде... Әмма күбрәкне көткән идем...

Хәзер театр белән генә чикләнмичә, эзләнә башладым. Кино төшереп ятабыз. Бер язучы ханым белән танышып киттек. Ул өлкән яшьтә. Асрамага алган кызын карый. Кайчандыр беренчеләрдән булып хосусый мәктәпләр ачкан кеше, зур урын тоткан. Шул ханым балалар өчен тәрбияви әкиятләр яза. Русча яза. Гүзәл тәрҗемә итеп, шуны яздырабыз. Әле куеп ята торган спектакль дә – аның әсәрләреннән тупланган бэби-театр.

Минем урында берәү булса канәгать булып яшәр иде инде. Спектакльләр куям, яхшы гына акчалар да түлиләр...

Әллә театр акчасына яши дә аласың? Җитәмени?

Театр акчасы кемгә җитсен инде?! Театр акчасы белән яшәп буламыни? Сез аны гына беләсез бит инде.

Мин белмим кемнең күпме алганын. Раил Садриев: «Буа театры артистлары Камаллар кебек әйбәт ала», – дип сөйләгән иде.

Артистлары да шул фикердә микән? Дәүләт бөтен театрларга бертөрле түлидер инде. Бәлки, Камалларның бераз күбрәктер.

Син бит әле безнең «Юра юмор» да, блогерлык һәм түләүле роликлар белән өстәмә акча әйбәт керәме?

Мине «блогер» сүзе дә «раздражать» итә. Киноларга «озвучка» ясап, котлаулар ясыйм. Укыганда әйтә идем: «Голливудка барам», – дип. Барып җитеп булмады әлегә, но кайсы йолдыз белән телим – шуның белән уйныйм, дигән кебек. Хромакейда «любой» ролик ясыйм.

Тамадалык?

Безне бит училищеда: «Барыбер тамада буласыз», – дип, тамадалыкка чиркандырып тәрбияләделәр. Илдар абый Хәйруллин белән Тәслимә апа Хәләфнең шулай диюе бәгырьгә кереп калган. «Художественное самодеятельность» белән шөгыльләнәсез барыбер», – диләр иде.

Кеше ашаганда җырлап йөрү түбән дәрәҗә булып саналгандыр инде, күрәсең, ул вакытта.

Алай гына түгел инде. Дөньякүләм танылган йолдызларның тарихын күзәтсәң дә аңлыйсың. Саклыйлар бит үзләрен, «штампованный» булудан куркалар. Художник, артистларны тылсым, серлелек яшәтә. Эшенә зур хөрмәт белән карау, бәясезләнүдән курку. Ә чын театр дөньясында кайнап, шул лабораториядә сорауга тамашачы белән бергә җавап эзләгән шәхес җиңел генә «колхозлыкка» чыга алмас.

Икенче яктан, мине тамада булу өчен тел ягы да тота.

Ничек инде тел ягы?

Тамада русча яхшы белергә тиеш. Татар туенда да, 2 кеше рус телле булса, русча алып барасы була. Туганнар-дуслар өчен мәҗлесләр алып баргаладым. Әмма мине, югары дәрәҗәдә алып бара алмам, дигән курку тота. Югыйсә, ташланырга гына бит инде ул эшкә.

Мин сине кыйммәтле тамада дип уйлый идем. «Юра юмор» белән дә танылгач...

«Юра юмор» – ул сүз халыкка фикер җиткерү өчен башланды. Анда җәмгыятькә сүз әйтү дә бар. «Кирәк түгел, энем», – дип киңәш бирүчеләр дә бар. «Сәясәткә кермә», – диләр. Әмма гел сүгәсе, сүгенәсе килеп тора бит. Хәзер: «Патриотизм кирәк. Илебезне яраттырыйк халкыбызга», – диләр. Нинди ярату була алсын, дәүләткә гомер буе бил бөгеп эшләгән әниләребез аена 12000 сум пенсия ала, ә халыкка тиешле булган, нефть, газны суырып ятучы баҗайлар-дуслар, белмим кемнәр анда, 12 миллион сум ала. Һәрбер өлкәдә мәгънәсезлек. ЖКХ, хастаханә һәм башкалар – барысын да юмор аша сүгеп була. Кеше карап көлә дә гыйбрәт ала.

Шуның аркасында артист дип тә белмиләр, урамга чыгасың – «Юра юмор»ны беләләр. Шуңа җил кай якка исә – шунда барырга мәҗбүр буласың. Әрсезлек юк шул бездә бөтен тишеккә керә торган. Баш иеп, ялагайланып йөри белмибез. Әби әйтмешли, «ялагайлар һәм куштаннар заманы килә, улым, син шуңа өйрәнергә тиеш».

Булмадымы?

Тырышып карыйм, ышанмыйлар.

Урамда артист буларак таныйлармы?

Таныйлар чагыштырмача. Ләкин аны нәрсә белән үлчисең. Бөркет әйтә, ди бит: «Гомер буе үләксә ашаганчы, бер тапкыр свежий кан эчәм», – дип. 100 кеше сәлам бирү белән беррәттән, бер олпат язучы да исәнләшеп китсә, яхшырак бит инде, дип тә уйлыйсың.

Син Түбән Камада яшәвеңнән канәгатьме?

Мин канәгать була белмимдер ул. Миңа шуның белән дә авырдыр. Канәгатьлек хисе булсын өчен тынычланырга, җиргә төшәргә кирәк. Аллага табынырга кирәк, диләр. Үземне эчтән яндырып бетермәсәм...

Хәзер рольләрең күпме?

Зарланмыйм. Аллага шөкер, князь Мышкины да, Фәхри карчыгы да, Хәбибрахманы да, Айдары да, Җаграбы да, тиле малай Кафил дә, кнәз Серпуховское да ... – барысы да үземнеке.

Театрның планын тутыру авыр хәзер, балалар спектакльләре белән тутырырга тырышабыз. Балаларны көчләп кертәләр дә, шул тел белмәгән, шау-гөр килеп торган балаларга татарча уйныйбыз. Хәзер бит татар балалары да телне аңламый. Ничек кенә әйбәт уйнасаң да, балаларда «настрой» булмагач... Менә андый спектакльләрдә катнашудан качам. Шартлары булмаган җирдә спектакльнең «с» хәрефе генә кала. Үзен матурлыкта тоярга тиеш булган артистның вакланып йөрүе бу. План үтәргә тырышу театрның дәрәҗәсен төшерә.

Син театрда үзең балалар белән эшли идең түгелме? Шулай хәтердә калган.

Балалар театры ачкан идек. Кыйбатлы аппаратуралар кайтарттык, видеомейпинг булдырдык – болар мин тәкъдим иткән проектлар бит инде. Балалар өчен сәхнә өстеннән дроннар очып йөри торган «шикарный» спектакльләр чыгардым. Мәктәптән килгән рус балалары да «еще хотим» дип әйтәләр, ди. Миңа шундый рәхәт булды андый сүзләр ишетү. 3-4 уйнадык та бетте... Әй, аның сәбәпләрен ачыклаудан мәгънә юк.

Балалар студиясе алып барасыңмы соң инде?

Юк. Туктатканыма 2 ел инде. Студия түгел, «Бишегем» балалар театры. Хәзер дә бара инде ул шунда – Алмаз Хөсәеновка Аллаһ куәт бирсен. Тырыш егет.

Юра, син республиканың керәшен оешмасы белән аралашып яшисеңме?

Күргәндә: «Безнең керәшен егетебез», – диләр инде. Эшләренә сокланам, ә болай, бик алар янында йөргәнем юк шул.

Питрауга йөрисеңме?

Юк, мин андый җыеннардан кача башладым.

Синең күңелеңә рәхәтлек бирә торган дөнья кайда соң инде хәзер?

Рәхәтлек дигәннән, кино төшереп, юмор белән юанам инде.

Пессимизмнан эчүгә сабышырмын дип курыкмыйсыңмы?

Ул яктан Ходай тотып тора әле, Аллага шөкер. Салгалыйбыз инде. Запойлап эчә алмыйм, эчә алсам, эчкән дә булыр идем. Эш юктан кеше эчүгә сабышырга мөмкин.

Ә нигә эчә алмыйсың?

Эчүне туктатырга, бөтенләй ваз кичергә ярдәм ит, Ходаем, дип сорагач, Аллага шөкер, мөмкинлек тудырды, панкреатит бирде менә.

Син кайсы дин аша сорыйсың соң?

Берәү бит инде ул?

Диннәр күп бит.

Алла бер бит. Муллалар белән аралашып инде... Чиркәүгә кереп чукынганым булмаса да, анысы да – минем өчен Аллаһ. Хакыйкать кайда дип тә эзләмим. Кереп китәрмен дип тә куркам. Образга җаны-тәне белән кереп китеп, образда саташып йөргән кешеләр дә була. Ике хатынлы кешене уйнап, ике хатын белән яши башлаган артистлар да бар. Яки чын артист бул, яки Аллаһка табынып, чын мөселман бул! Ике рәхәт бер тишеккә сыймый, минемчә.

Син артыгын сөйләгәнгә күрә атказанган артист түгелме икән әллә?

Кем белгән. Менә була, менә була, диләр... Ул исем нәрсә бирә инде. Татарстанда исем алу, медаль алу чире бар. Бездә кешенең алдыннан медале бара.

Безнең театрда 7 ел беркемнең дә исем алганы юк. Наил абый Сәйфетдинов алды соңгы тапкыр, урыны оҗмахта булсын.

Бу – театрның авторитетына бәйле түгелме икән?

Әйе, Рөстәм Галиев: «Минем аркада», – дип әйтә инде. Сорамаган балага ими каптырмыйлар. Беләсеңме, бу – вак тема, моның турында сөйләшәсем дә килми. Исем алу – авылга кайтып, күршеләр алдында горурланып килү өчен генә кирәк инде. Ул әти-әни өчен кирәк: «Улым, ничә ел эшлисең бит инде», – диләр.

Әйдә, Гүзәл турында сөйләшик. Сез Гүзәл белән бергә укыган бит, әйеме?

Театрга училищедан 8 кеше кайткан идек. Хәзер дүртәү калдык: Рафил, Раушан, Гүзәл, мин.

«Анам кыры» спектакле. Алгы планда – Гүзәл Шәмәрданова.

Фото: © Рамил Гали

Сез Гүзәл белән, кавышып, бергә килдегезме театрга?

Юк. Театр кавыштыргандыр. Бер ел ярым эшләдек тә кавыштык. Тормышны сүтеп җыеп яңадан корырга вакыт җиткәндер. Әни: «Ни өчен өйләнәсең?» – дигәч: «Тәртипле, эчми-тартмый, менә дигән гаиләдән, балаларга иң яхшы әни булачак», – дидем. Шулай булды да. Ир белән хатын-кыз арасында иң кыйммәте ул түгел икән шул...

Нәрсә?

Нәрсә булсын инде...

Мәхәббәтме?

Мәхәббәт ул – бер-береңне аңлап, хөрмәт итеп, юл куеп яшәүдер...

Шулай гади генәмени? Бер-береңә юл куеп яшәү генә мени?

Бер-береңә ияләнү. Фикерләшүдән рәхәтлек кичерү. Иргә нәрсә кирәк? Ирне ир итә белү, диләр. Хатын-кызга нәрсә кирәк? Хатын-кыз иркәләүгә мохтаҗ. Матур сүзләргә, назга...

Иркәлисеңме соң?

Күпме иркәләгәнне хәзер кем үлчәүләргә салган инде... Кемдер – атнага бер, кемдер айга бер иркәлидер... Кемдер яратылуга аз гына дәрәҗәдә мохтаҗ, кемгәдер күп кирәк...

Үзеннән сора! Нигә сорамыйсың?

Аны сорап булмый, эшләп күрсәтергә кирәк. Ә мин эшләп җиткермим – анысы точно. Физик як турында сүз бармый. Аны кирәкле дәрәҗәдә яратып җиткермим ахрысы. Ул бик яратылуга мохтаҗ. Мин аның дәрәҗәсен бетердем ахрысы. Юк кына кешене дә «Булдырасың!» дип үсендереп торсаң, әллә ниләр эшләргә мөмкин. Ә мин аның булганын да бетердем ахрысы.

Син шулай итеп үзеңне гаеплисеңме?

Әйе. Бәлки, бу – минем Гүзәлнең талантыннан куркуымнан да киләдер. Ул бит нинди талант! Аның кебек талантлы актриса! Ике тапкыр «Иң яхшы хатын-кыз роле» номинациясендә «Тантана» премиясен алды. Ул бит юктан түгел. Бөтен актрисада аның кадәр фанатизм булсын иде ул...

Боларны анализлап нишләргә җыенасың? Аерылышу турында сүз бармыйдыр бит...

Ул – «последнее дело». Аерылышып кая барасың?

Үзеңнең Гүзәлгә карата мөнәсәбәтеңне үзгәртү турында сүз барамы?

Әйе. Гаиләдә гармония булсын өчен, тормыштагы хыялларыбызга ирешеп, теләкләребез чынга ашу кирәк. Шуңа таба омтылабыз.

Кешене тартып китерер өчен, беренче чиратта, аның теләген канәгатьләндерсәк, үзебезгә ияртә алабыз. 16 ел бергә яшәү дәверендә мин дөрес фикер алып барам кебек, ләкин ул – минем дөреслек кенә бит.

Син юмарт кешеме? Соңгы акчаңа Гүзәлгә бүләк алып бирә аласыңмы? Әйтик, үзең өчен бер дә кирәксез булып тоелган әйберне?

Саран түгел дип уйлыйм мин үземне. «Ыштансызлык» бар, ул әтидән дә килә, дуслар өчен яшисең, диюләре дә дөрес. Әмма хәзер дуслардан да бизеп барам, бәлки, анысы да шулай тиештер. Ә бүләк алуга килгәндә, гаилә өчен файдалы бүләкне кулайрак күрәм. Зуррак бүләк алып бирсәм яхшырак, әйтик, кухня гарнитуры яки 50 мең сумлык газ плитәсе. 50 мең сумлык цепочка алып бирмим инде.

Ул үзе сюрприз ясарга ярата. Шундый гадәти булмаган бүләк булса, нечкә күңеле белән бик тирән тоя.

Ха, ул гарнитура бит гаиләгә кирәк, Гүзәл аны муенына асып йөри алмый ич. Ягъни, син, «яратам» дип, «миллион алых роз» алып чәчмисең инде.

Юк, ул аңа кирәк тә түгел. Чәчәкне аңа җанатарлары гел биреп тора ич. Без, ир-атлар, андый розаларны читтәге хатыннарга алып бирәбез шул. Анысы бар... Кызганыч... Күрше тавыгы – күркә, дисең дә...

Гүзәлне көнләшәсеңме?

Көнләштерә белми ул. Андый функцияны кирәк дип санамый ахрысы. Ул – мине яратып, минем белән генә булган кеше. Анысына 100 процент ышанам. Хатын-кыз ир-атны көнләштерә белергә тиеш, минемчә. Чама белән генә.

Юморист кешеләр бик моңсу була нигәдер.

Вакытлыча гына булсын инде.

Юморист күбрәк күрәме начарын?

Үлчәүләргә саласың да, кайсы ягы баса инде. Кайчакта шаяртып китәм дә, рәхәт синең белән, диләр. Хәзергә елмаер өчен сәбәпләр азрак. Видеога төшкәндә елмаю – анысы профессиональлек.

Тагын бер соравым калды. Сине татарга кагылышлы проблемалар борчыймы? Тел мәсьәләсе, әйтик.

Борчый иде. Татарча зәвыклы, матур итеп сөйләшүемнең миңа файдасы юк. Ә русча яхшы сөйләшмәүнең зыяны бар. Эх...

Ни кызганыч...

Кишер басуында көнбагыш кебек яшибез. Нинди генә матур көнбагыш булмыйк, барыбер кишер заводына алып китәләр. Рус дөньясында яшибез...

Балалар – безнең киләчәгебез, алдагы тамашачыбыз. Алар телне белмәсә, татар театрының киләчәге бармы? Барысының да наушник киеп карап утырулары бик күңелсез. «Языковой барьер» дигән нәрсә спектакльне кабул итәргә комачаулый. «Театр начинается с вешалки» дигәндәй, киләчәк буынны тәрбияләү телдән башлана.

Үзебезнең шәһәрдә 1нче татар гимназиясенә килеп керүгә, рус вахтеры каршы ала. Татар гимназияләрендә татар телен камил белгән балалар бармы? Без үзебез гаиләдә татарча гына сөйләшсәк тә, балалар бакчасындагы рус мохите үзенекен итә. Олы улыбыз Бәхтиярнең тәрбиячесе – керәшен хатыны, һәрвакыт татарча сөйләшә иде. Бәхтияр хәзер татарча матур, яхшы сөйләшә. Уртанчы малаебыз Билал татар-рус тәрбиячеләренә эләкте. Аның татарча сөйләме саерак. Өченчесе Баязит русчалы группага эләкте, андагы балалар барысы да русча гына сөйләшә, алар белән русча аңлашуга күчте. Шулай итеп, татар телен барысы да аңлыйлар, ә сөйләмнәре төрле дәрәҗәдә.

Кишер басуы диюең бик пессимистик чыкты, бетсәк – бетик, дисеңмени?

Кирәк түгел чөгендер басуында бер көнбагыш. Алтын көнбагыш басуларын күргәнегез бармы? Шул басуда Галиев театры зур дәрәҗәләргә, уңышларга ирешсен иде!

Читайте на 123ru.net