Казан гимнасткасы Диләрә циркта чыгыш ясаганда биектән егылган

Казан гимнасткасы Диләрә циркта чыгыш ясаганда биектән егылган

Кисловодск циркында чыгыш ясаганда, гимнастка Диләрә Бикмаева берничә метр биеклектән аренага егылып төшкән. Кыз трюкны страховкасыз башкарган булган. Аны аренадан носилкада алып чыгып киткәннәр. Ул аңында, дип хәбәр итә ШОТ.

Диләрә Бикмаева Россияның атказанган артисты Гии Эрадзеның «Король циркы»ның «Бурлеск» проектында катнаша. Диләрә Бикмаева бу проектта ире Марат белән «Погружаясь в любовь» номеры белән чыгыш ясый. Алар анда яңгыр астында страховкасыз эшлиләр. Бу романтик чыгыш инде күп шәһәрләрдә күрсәтелгән һәм зур уңыш казанган.

Диләрә һәм Марат цирк мәктәбендә танышкан. Диләрә цирк мәктәбенә бик соң – 14 яшендә килә. Алар шунда танышканнар да, өйләнешкәч, Гии Эрадзе циркында эшли башлаганнар.

Читайте на 123ru.net