Казан-Адлер поезды рельслардан чыгып ауган

Казан-Адлер поезды рельслардан чыгып ауган

Казан-Адлер поездының 6 вагоны Волгоград өлкәсендә рельслардан чыгып ауган, 3 вагон рельслардан чыккан. Котельниково хуторы янында тимер юл кичүендә КАМАЗ йөртүче поезд юлына чыга. Поездга бәрелү һәм тиз туктау сәбәпле, вагоннар ауган.

Поездда 800дән артык кеше булган. Йөздән артык кеше тән җәрәхәтләре алган, 3 кеше авыр хәлдә.

Мэш язуынча, КАМАЗда йөртүче ир ком ташыган булган. Йөртүче үлгән дип фаразлыйлар, фото-видеоларда аның җимерелеп беткәне күренә. Йөк машинасы Мәскәү компаниясенеке булган. Аның 2024 ел башыннан 31 түләнмәгән штрафы булган, аларның гомуми суммасы – 350 мең сум.

Һәлакәттән соң пассажирлар вагоннардан чыгып, кысылып калган кешеләргә чыгарга булышкан.

Читайте на 123ru.net