Өч бала ата-анасын көньякта көтә, ә әтиләре поездда һәлак була, әниләре вокзалда кала

Өч бала ата-анасын көньякта көтә, ә әтиләре поездда һәлак була, әниләре вокзалда кала

Коми Республикасында рельслардан чыгып һәлакәткә очраган поездда ире үлгәнен хатыны очраклы гына белә. Ул ирен вокзалда көтеп тора торган була. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Әлеге гаилә Краснодар краена ялга барырга чыга. Әтиләре Воркута шәһәреннән, әниләре Лабытнангадан поездда килә – алар Сосногорскида вокзалда очрашырга тиеш була. Ир белән хатынның өч баласын әбиләре алдан алып китә, алар әти-әнисен көньякта көтә.

Хатын сүзләренчә, ире вокзалга килмәгәч, эзли башлый. Аннары Комида поезд рельслардан чыкканын сакчылардан белеп ала. Бераздан хатынга шалтыратып, ире һәлак булуын әйтәләр. Әлегә ул ирен танырга бармаган.

26 июньдә Коми Республикасында Воркута-Новороссийск поездының 9 вагоны рельслардан чыга, 3 кеше һәлак була, 40 лап кеше имгәнә, шуларның унысы авыр хәлдә, диелә хәбәрдә.

Читайте на 123ru.net