+41 градус килә

Россиянең күп кенә төбәкләрендә хәзер бик эссе, һәм якын арада эсселек сүрелмәячәк.

РФ Гидрометүзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд билгеләп үткәнчә, бу җәйдә һава торышы чыннан да көтелмәгәнчә. Кайбер төбәкләрдә инде берничә көн рәттән, яшен һәм яңгырлар белән бергә, түзә алмаслык эсселек тора. Бу атнада кабат температура рекордлары, көчле яңгырлар, җил һәм яшен көтелә.

Илнең баш метеорологы сүзләренчә, якын көннәрдә Әстерхан, Волгоград һәм Ростов өлкәләрендә температура +40..+42 °С, Краснодар краенда +39..+41 °С кадәр күтәреләчәк. Ерак Көнчыгышның көньягында да бик эссе һава торышы көтелә: Бурятиядә +37 °С, Байкал аръягында +39..+41 °С, Амур өлкәсенең көньягында +35..+ 36 °С, Иркутск өлкәсендә һәм Якутиянең көнбатышында + 32..+ 37 °С кадәр кыздырачак, дип яза «РИА Новости».

Иртәгә, 11 июльдә, Татарстанда алмашынучан-болытлы һава торышы була. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшенле яңгыр явачак. Төньяк-көнчыгыштан 6-11 метр, төнлә урыны белән 15 метр, көндез 15-20 метр тизлектә көчле җил көтелә. Төнлә һава температурасы +15..+20˚, көндез +25..+30˚ градус булыр дип фаразлана.

Читайте на 123ru.net