Ике авыл арасында күлдә фаҗига: берьюлы өч дус баткан

Краснодар краенда 3 ир-ат суда батып үлгән. Ике ир-ат бер иптәшен коткармакчы була, шунда алар өчесе дә үлә. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Узган ялларда ир-атлар күлдә гидроциклда йөри. Күл Рассвет хуторы белән Гай-Кодзор авылы арасында урнашкан.

Тикшерү белешмәсе буенча, 1987, 1993 һәм 2003 елда туган ир-атлар гидроцикл алып килә һәм күлдә йөрергә чыгып китә. Ләкин транспорт чарасына күпләп утыру сәбәпле, фаҗига килеп чыга. Өстәвенә, алар берсе дә коткару жилеты кимәгән.

Гидроцикл ава, ир-атлар барысы да суга төшеп китә, берсе бата башлый. Ике ир-ат иптәшен коткарырга маташа. Ләкин аларның берсе дә судан чыга алмый.

Аларның мәетләрен тапканнар. Тикшерү бара, диелә хәбәрдә.

Читайте на 123ru.net