Ике йөк машинасы арасында кысылып калган автомобильдә ир-ат, хатын-кыз, өч бала үлгән

Ике йөк машинасы арасында кысылып калган автомобильдә ир-ат, хатын-кыз, өч бала үлгән

Краснодар өлкәсендә юл һәлакәтендә берьюлы 5 кеше үлгән. Әлеге эш буенча йөк машинасын йөртүчене кулга алганнар. Бу турыда «Вести» каналы Тикшерү комитетына сылтама белән хәбәр итте.

Авария 30 июльдә көндез Троицкий станицасы тирәсендә Славянск-на-Кубани – Крымск юлында була. Якынча белешмә буенча, «МАЗ» прицеплы йөк машинасын йөртүче 56 яшьлек ир-ат дистанция сакламый һәм туктап тора торган «Chevrolet» машинасына бәрелә.

Җиңел машина алда тора торган «ДАФ» ярымприцеплы йөк машинасын бәрелә. Шулай итеп, ул 2 йөк машинасы арасында кысылып кала.

Җиңел машинаның йөртүчесе, салондагы пассажир хатын, аның балигъ булмаган яшьтәге 3 баласы урында ук һәлак була, диелә хәбәрдә.

Читайте на 123ru.net