Бот арасын капшый, көч-хәлгә сөйләшә: сәхнәдәге җырчының үз-үзен тотышы гаҗәпләндергән

Красноярск шәһәрендә Металлурглар көнендә рус эстрадасы җырчысы Глюк’oZа чыгыш ясаган. Тик шәһәр халкына аның чыгышы ошамаган. Җырчы фонограммага җырлавын да яшереп маташмаган, үзенең бот арасын капшаган һәм сөйләме дә аңлашылмаган. Бу чыгышның видеосын «SHOT» телеграм-каналы чыгарды.

Тамашачылар җырчыны ниндидер матдә кабул иткән дип тә уйлаган. Глюк’oZа үзе дә, аның вәкилләре дә бу чыгыш турында аңлатма бирүдән баш тарткан.

Соңгы 2 айда Глюк’oZа 1 миллионга якын бурычын каплаган. Май ахырында җырчының салым хезмәтенә 1,2 млн бурычы аркасында счетлары ябылу куркынычы астында кала. Бүген җырчы ФНСка 262 мең сум акча тиеш.

Глюк’oZаның дус кызы әйткәнчә, әбисе вафатыннан соң, җырчы депрессиягә бирелгән. Соңгы көннәрдә Натальяга бик авыр, ул төшенкелеккә бирелгән. Шуңа да карамастан, җырчы сүзендә торган һәм Красноярскида чыгыш ясаган.

Читайте на 123ru.net