Авылда сәер хәл: өй янында уйнаган ике бала үлгән, корсакта яталар, гәүдәләре салкын

Красноярск краенда кечкенә генә авылда бер гаиләдә апалы-энеле ике бала – 5 яшьлек малай һәм 6 яшьлек кыз берьюлы үлә. Алар урамда уйнап кала, әбиләре үз эшләре белән йөри, һәм сәер фаҗига була. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Тикшерүчеләр көч кулланып үтерү билгеләрен ачыклый алмый, гаилә дә яхшылар рәтендә. Төп версия – агулану. Ләкин бер генә лаборатория дә агулы матдәне ачыклый алмый. Табышмакның җавабы соңрак билгеле була.

Ялгыз ана Елена 3 бала – 2 кыз һәм 1 ул үстерә. Ире аерылып киткән. Еленага ата-анасы булыша, оныкларына ярдәм итә.

Фаҗига вакытында Еленага 25 яшь була. Ул Балахта бистәсендә эшли, әти-әнисе Малая Тумна авылында тора, авыллар арасы 10 км. 2021 елның 26 августында Елена балаларын әбиләренә китерә.

29 августта Елена Малая Тумнага роллы алып кайта, аны Балахта кафеларының берсендә ала. Бөтен кеше ашый, аеруча кече улы Илюша ярата. 22.00 сәгатьтә балалар йоклый. Елена ул төндә уртанчы кызы бик каты кычкырганын искә ала. Ул бүлмәгә йөгереп килә, бала тиргә баткан, елый, «кыса» ди. Аннары бар да тынычлана, иртән бөтен гаилә иртәнге аш ашый.

Елена эшкә китә, балалар әби-бабасы белән кала. Әби 1-2 сәгатькә эшкә бара. Балаларны бабасы караштыра.

Төш вакытында әби кеше өйгә кайта – бу вакытта 6 яшьлек кыз диванда корсагында ята, гәүдәсе салкын була инде. Әби кибеткә йөгерә – ул телефоннан «ашыгыч ярдәм»не үзе чакыра алмый, куллары калтырый.

Бераздан икенче бүлмәдә 5 яшьлек малай табыла – ул да корсагында ята, гәүдәсе салкын була.

7 яшьлек олы кыз исән кала. Табиблар аның гомеренә куркыныч янамавын әйтә.

Тикшерү берничә ай бара, роллы саткан кафеның бөтен урынын тикшереп бетерәләр – бар да чиста. Бер ел узгач кына тикшерүче агулы үсемлекләр турында шикләнә башлый. 2022 елның җәендә Малая Тумнага галим алып киләләр. Ул ландышка охшаган кыргый үсемлек – «хуш исле купена» таба.

Аннары исән калган кыз белән сөйләшәләр. Ул энесе һәм сеңлесе белән ишегалдында туп уйнауларын, туп берничә тапкыр шул үсемлек булган урынга очып керүен искә төшерә. Балалар туп кергән саен бу үсемлекне куллары белән рәтләп куя – алар әби ачуланыр дип курка. Мөгаен, нәкъ шушы үсемлек агуы балаларның юка тиресе аша организмга кергәндер, я алар ашар алдыннан кулларын юмагандыр, диелә хәбәрдә.

Агулы матдә организмда бик тиз таркалып беткәнгә, аны экспертиза да ачыкламагандыр, дип фаразлана.

Әби кеше исә ишегалдында ук шундый агулы үсемлек үсүен башына да китерми. Гаилә 2009 елда бу өйне алганда «кыргый ландыш» анда үсеп тора инде. Балалар үлеме сәбәбе ачыклангач, үсемлекне бетерәләр, диелә хәбәрдә.

Читайте на 123ru.net