17, 22 һәм 24 яшьлек өч кыз янып һәлак булган

Краснодар крае буенча Эчке эшләр министрлыгы идарәсе телеграм-каналында хәбәр ителгәнчә, Гулькевичи районында авариягә очраган машинада 3 кеше үлгән.

Фаҗига кич белән Гулькевичи – Кропоткин юлында була.

Якынча белешмә буенча, «ВАЗ-2115» машинасы рулендәге кеше юлның сулга таба бормалы урынында идарәсен югалта. Машина юл кырыена төшеп китә, агачка бәрелә һәм яна башлый.

Салондагы 3 кыз урында ук һәлак була. Алар Кропоткин шәһәрендә яшәүче 17, 22 һәм 24 яшьлек кызлар икәне билгеле, диелә хәбәрдә.

Читайте на 123ru.net