«Дөнья кая тәгәри?» – Полина Гагарина «Башкортстанның халык артисты» булды

Россиянең танылган башкаручысы, эстраданың популяр җырчысы Полина Гагаринага «Башкортстан Республикасының халык артисты» дигән мактаулы исем бирелде. Бу карарны республика Башлыгы Радий Хәбиров имзалаган. Бу хакта «ВКонтакте» социаль челтәрендә «Өмет» газетасының сәхифәсендә хәбәр ителә.

«Полина Гагарина Уфаның 450 еллыгына багышланган тантаналы чараларда катнаша һәм 31 августта Мотор төзүчеләр мәдәният йорты каршындагы мәйданда чыгыш ясый. Җырчы үзенең республика башкаласындагы чыгышы өчен гонорарының бер өлешен Курск халкына ярдәм фондына җибәрәчәк», – диелгән хәбәрдә.

Тик Россия артистын котларга ашкынмаганнар, киресенчә, халык «нәрсә өчен» дип аптырашта калган.

«Ул ничек «Башкортстаннын халык артисты» булырга тиеш соң? Халык җырчылары исеменең бер дәрәҗәсе дә калмады инде. Мәскәү артисты – «Башкортстаннын халык артисты» булган. Һушың китәр бу эшкә. Башкортстанга килеп бер җыр җырлап... Дөнья кая тәгәри?!»;

«Шул тиклем дәрәҗәле исемнәр кадерсезгә калды, кемгә кирәк – шул ала дияр идең: дөрес булмас, эшләгәннәр ала алмый. Кая бара бу дөнья?»;

«Бер килеп җырлаган иде. Тәүбә!» – дип канәгатьсезлек белдергән халык.

Читайте на 123ru.net