Кызыл карлыган файдалыракмы, кара карлыганмы?

Кызыл карлыган файдалыракмы, кара карлыганмы?

Кара карлыганда С витамины кызыл карлыгандагыга караганда күбрәк. Диетлог Елена Соломатина шул хакта сөйләгән. Бу турыда «МИР» телеканалы хәбәр итә.

Кызыл карлыганда ашкайнату эшчәнлеген яхшырта торган органик кислоталар күбрәк.

Кара карлыганда шикәрләр күбрәк, В витамины бар.

Кызыл карлыган җимешләре нәзберегрәк, алар кыяфәтен һәм файдалы үзлекләрен тизрәк югалта.

Кызыл карлыган составындагы пектиннар артык шикәрне, холестеринны бетерә һәм организмнан чыгара.

Кара карлыган составындагы А витамины күз күремен сакларга ярдәм итә, тирене ныгыта. Анда рутин күбрәк, ул исә кан тамырларын ныгыту өчен кирәк, ди белгеч.

Читайте на 123ru.net