Кызыл һәм ак карлыганнан кайнатма рецепты
![Кызыл һәм ак карлыганнан кайнатма рецепты](https://intertat.tatar/images/uploads/news/2024/7/15/8b3c3bc12b8d64089bebfd86a38e4112.jpeg)
«Кызыл һәм ак карлыганнан компот белән желедан кала тагын ни эшләп була?» – дип еш сорыйлар. Халык арасында аннан кайнатма ясау рецепты киң таралмаган. Кызыл карлыган башка җиләк-җимештән әчкелтем булуы белән аерылып тора, кайнатмасында да үзенчәлекле тәм булачак.
Кайнатма ясарга уйлаган вакытта кызыл карлыганны тәлгәшләп җыймау хәерле, алайса чистартып утырасы булачак. Аны яхшылап юарга һәм саркытырга.
Ингредиентлар: 1 кг карлыган, 500 грамм шикәр комы.
Фото: © Гөлүзә Василова
Аннары карлыганга шикәр комы салып болгатырга, ярты сәгатькә калдырырга. Бу катнашманы кайнатып чыгарырга, сүндерергә һәм берничә сәгатькә калдырырга. Соңыннан 5-7 минут кайнатырга һәм банкаларга тутырып, тимер капкач белән ябып куярга.
Чәйләрегез тәмле булсын!
Фото: © Гөлүзә Василова