Рөстәм Маликовның улы Гайсә әтисеннән фатир даулый: бәхетле гаиләнең караңгы ягы

Рөстәм Маликовның улы Гайсә әтисеннән фатир даулый: бәхетле гаиләнең караңгы ягы

Кайчандыр татарның иң матур иҗади гаиләләренең берсе саналган Маликовлар гаиләсе әгъзалары турында күңелсез хәбәрләрне язасы шундый кыен, әмма язарга туры килә. Бу хакта яздырырга Татарстанның халык артисты Рөстәм ага Маликов кыенсынып кына ризалашты, чөнки тема улларының репутациясенә кагыла, әмма инде яшереп калдырырлык та түгел, чуан да бер тула да тишелә.

ххх

Татарстанның халык артисты Рөстәм Маликов быел үзенең затлы юбилеен – 75 яшьлеген бәйрәм итте. Маликовлар гаиләсе хәзер юбилей концертына әзерләнеп йөри.

Әлбәттә, Маликовлар гаиләсе, дигәч, Муса һәм Гайсәнең балачагындагы матур гаилә фотосын күз алдына китерәсе түгел. Чөнки бу гаилә күптән – 2011 елда ук таркалган, интернет киңлекләрендә аларның аерылышу турындагы таныклыгы да бар хәтта.

Матбугатта һәм интернет киңлекләрендә татар эстрадасы яңалыкларын карап барган кеше хәбәрдардыр: Рөстәм ага 2 ел чамасы элек Ләйсән ханымга өйләнгән – интервьюлары бар, Гүзәл ханым өченче тапкыр кияүгә чыккан – монысы хакында Гайсә Маликов татар газеталарының берсенә әйткән.

Рөстәм Маликов Казан шәһәре үзәгендәге Зур Кызыл урамында гаилә яшәгән 4 бүлмәле зур фатирны элеккеге гаиләсенә калдырып, үзенең 1 бүлмәле фатирына чыгып киткән – хәзер ул яшь хатыны Ләйсән ханым белән гаилә корып, шушы кечкенә фатирында яшәп ята.

Рөстәм абыйның кече улы Гайсә Маликовка менә шушы фатир тынгы бирми, дип ишеттем – ул әтисеннән әлеге фатирны үзе исеменә яздырып куюны таләп итә, ди. Фатир яшь хатынга калыр, дип борчыла икән, диләр.

Михаил Булгаковның «Мастер и Маргарита» романыннан бер цитата искә төшә: «Обыкновенные люди… в общем, напоминают прежних… квартирный вопрос только испортил их…»

Фатир темасы турында ишеткәч, үзләре белән аралашканчы, Ләйсән һәм Рөстәм Маликовларның республика матбугатына биргән интервьюларын карап чыктым. Аларда Рөстәм аганың ихластан бәхетле булуы күренә.

«Берәү дә аерылышабыз дип кавышмый, Аллаһы тарафыннан язылган язымышыңда никахың өзек икән, ул сынауны да үтәсең. Авыр чаклар күп булды, түздем, инде барысы да артта калды. Бүген мин бәхетле! Шушы яшемә җитеп, яратуның барлыгына ышанмыйча яшәгән кешемен, бар икән ул ярату, бар! Һава җитмәгәндәй җитми ул яраткан кешең, Ләйсәннең эштән кайтуын сагынып каршы алам», – дигән ул «Шәһри Казан»га биргән интервьюсында.

Яшь гаилә язмыш сынавын да узган – Рөстәм абый хастаханәләрдә ятып дәваланып чыккан, Ләйсән ханым аны кадерләп караган. Хәзер инде алар, әйткәнемчә, Рөстәм аганың юбилеена әзерләнеп йөриләр. Бәхетле картлыгына сөенеп яшисе дә яшисе бит, әмма Гайсәнең фатир даулавы аркасында гаилә аптырашта: әледән-әле Гайсәдән Ләйсән ханым телефонына ямьсез кисәтүләр килеп тора икән. Гайсә фатирның аңа калмаячагын, фатирның үзенә булачагын, үзенең элемтәләре булуын язып тора. Ләйсән ханымны әтисен карап торучы дип атый.

«Рөстәм гаиләсенә 4 бүлмәле фатирын да, гаражны да, машинаны да калдырып чыгып киткән. Аның үзенә шул 1 бүлмәле фатиры калган, ул шушы фатирга да лаек түгелмени соң инде?!» – ди Ләйсән ханым, аптырап.

Рөстәм Маликов хатыны Ләйсән ханым белән

Фото: © социаль челтәрдән

Сүз уңаеннан, ул 4 бүлмәле зур фатир күптән сатылган икән инде. Гүзәл ханымның үз йорты, Гайсәнең фатиры бар.

Рөстәм абыйның кыен хәлдә калуына аның туганнары да борчыла. «Гайсә, син нишләп әтиеңнән квартир даулыйсың, әллә торыр җирең юкмы? Неужели әтиең шул 1 бүлмәле квартирны да не заслужил? Ник син гел әниеңне сүзе белән яшисең? Мужик булсаң мужик бул! Әтиеңнең хәлен белешер идең. Тынычлап үз тормышыгыз белән яшәгез!» – дип яза туганнарының берсе Гайсәгә.

Рөстәм ага белән Ләйсән ханым бу мәсьәләдә туганнарыннан да теләктәшлек тоюларын яшермәде, үзара аралашулардан өзекләрне тәкъдим итте.

«Аерылганнарына 10 ел, һаман да тынычлана алмыйлар. Гүзәл Рөстәмне өйсез сукбай хәлендә урамда калдырмакчы буламы икән әллә? Үз-үзен хөрмәт иткән атказанган артистка ничек шулай итә ала», – дип гаҗәпләнә туганы.

Гайса Маликов

Фото: © Гайса Маликовның аккаунтыннан

Мин, әлеге ситуацияне төрле яктан ачу өчен, Гайсә Маликовка да шалтыраттым. «Сез минем Дәүләт Советына депутатлыкка барырга җыенуым турында языгыз – фатирның кемгә калырга тиешлегенә караганда бу кызыклырак мәгълүмат булырга мөмкин. Минем депутат булып кешеләргә ярдәм итәсем килә. «Новые люди» партиясе аша Яшел Үзәннән сайланам, – диде ул. – Аңлашыла бит инде: ата-ана фатирын баласына калдырырга тиеш, чит хатыннарга түгел. Мин урамда яшәмим, фатирларым бар. Ләкин әтинең, дуракланып, фатирын чит хатынга калдыруын теләмим. Мин бит ул яшь хатынның кем икәнен дә белмим. Ул нинди нияттән карт бабай белән очраша? Хәзер ел ярым инде әти минем белән аралашмый. Безнең элемтә юк. Сезгә бу кызык булса, яза аласыз, мин каршы түгел. Гомер буе аралаштык та аралашмый башладык. Ләйсән дә минем белән аркылы-торкылы сөйләшә. Әтиемнең улын хатыннарга алыштыруы бик кызганыч».

Сүз уңаеннан, Муса Маликов бу матавыклардан бераз читтә тора. Ул Германиядә яши. Берара аның Казанга яшәргә кайтуы турында да сүз булган иде, әмма хәзерге вакытта ул Германиядә.

ххх

Яшь хатын белән тормыш корып, картлык көнендә йортсыз-җирсез, малсыз калган ир-атлар турында да, картлык көнендә кияүгә чыгып, шул ирнең үзен һәм йортын карап яшәгән хатын-кызларны, ире үлгәч, ирнең балалары куып чыгарган очракларны да беләбез – язалар, укыйбыз. Рөстәм абыйның улларына да яшь ханым фатирга кызыгып килгән кебек тоелырга мөмкин. Ир белән хатын язылышкан – Ләйсән ханым Маликова фамилиясен йөртә. Гайсәнең шуңа да ничек кенә булса да фатирны үз исеменә яздырмакчы булуы да аңлашыла. Әмма Рөстәм абый шәһәр үзәгендәге зур фатирын калдырган бит инде, үзе әйтүенчә, Гайсәнең дә яшәр урыны бар. Язмышын Рөстәм абый белән бәйләп, аны бәхетле иткән хатын-кыз урамда калырга тиешмени – ул ягы да бар.

Рөстәм Маликов – татарның билгеле шәхесе, күренекле артист, Казан дәүләт мәдәният институтында укытты: укучылары да булган остаз. «Әтисенә шалтыратып, хәлен белеп торсын иде Гайсә. Ата кешегә шул кирәк бит инде. Февраль аеннан бирле шалтыратканы юк. Гайсәгә үз гаиләсен булдырып, матур гына яшәвен телим. Улларының матур тормышы Рөстәмгә сөенеч кенә. Рөстәмне сакларга кирәк – ул бит милли хәзинә», – ди Ләйсән ханым.

«Аңламый әле ул, кайчан да булса соң булыр, терсәк якын, тешләп булмас. Атасы исән, ә ул мал бүлә. Хастаханәдә ятканда бер тапкыр да шалтыратмады», – дип авыр сулап куя Рөстәм абый.

Рөстәм агага озын гомер телик. Халык җырчысының бәхетле булырга хакы бар.

Читайте на 123ru.net