Кариевта – «Куркак батыр»: «Йөрәгеңне ашар идем...» бррр яки Батырлык/куркаклык фәлсәфәсе
Спектакльнең үзе турында сүз башлаганчы, Кариев театрының яңа сезонына багышланган матбугат конференциясеннән бер өзек китерәсем килә. Мин Кариев театрында үсмерләр тормышының бар якларын, шул исәптән рәхимсезлекне күрсәтүгә театрның карашын һәм андый спектакльләрнең булмавы турында сораган идем. Җаваплар түбәндәгечә иде:
Кариев театрының баш режиссеры Ренат Әюпов: Яшьләр өчен эшләгән театрда кыргыйлык, рәхимсезлек, начар күренешләргә мин һәрвакыт каршы. Драматургиядә бирелгән шартлар агрессиягә корылган пьесалар бар. Без аларны сәхнәгә куйган очракта да «фильтр аша» уздырабыз. Без агрессиягә корылган шартларны, күрсәтсәк тә, штрихлар белән калдырабыз, турыдан-туры кансызлыкны күрсәтмибез.
Кариев театры артисты, режиссер Булат Гатауллин: Театр чынбарлыкны күрсәтергә тиеш. Бала тамаша залында үзен танырлык булсын. Мин үзем генә түгел, миндә булган проблемалар башка кешеләрдә дә бар икән, дигән әйберләрне театр күрсәтергә тиеш. Буллинг темасы, әти-әни белән, дуслар белән мөнәсәбәтләр – шундый темалар. «Куркак батыр» спектаклендә дә бу темалар ачыла. Миңа калса, мондый спектакльнең бездә әле булганы юк. Монда баланың үз эченә китеп, ниндидер башка дөньяга барып кайтуы, шуның аша үзенең куркулары өстендә эшләп, куркуын җиңүе. Тагын бер кат кабатлыйм: бала тамаша залында үзен танырга тиеш. Шуңа күрә «бездә проблемалар юк, без тәти генә, өф-өф итеп кенә торабыз» дигәнне генә күрсәтүгә мин каршы дисәм, кырыс яңгырар, һәрхәлдә мин андый «тәти күрсәтү» яклы түгел.
«Куркак батыр» – театрга яңа директор Илнур Гайниев килгәч куелган беренче тулы канлы спектакль (ноябрь аенда гына премьерасы булган «Умырзая» – актер Фәнис Кәлимуллин юбилеена яңартылган спектакль. – авт.). Ләкин «Куркак батыр»ны да без тулысынча Гайниев эше дия алмыйбыз. Бу – 2021 елның 15 февраленнән 2024 елның 26 апреленә кадәр Кариев театрын җитәкләгән Луиза Янсуар башлаган эш. Илнур Гайниев вакытында ул җиренә җиткерелде.
Әхмәт Фәйзинең «Аучы мәргән белән Болан кыз» әкиятенә нигезләнеп эшләнгән инсценировка – «Караш» инсценировка лабораториясендә җиңгән әсәр. Авторы – Чаллыда яшәүче шагыйрә Лилия Гыйбадуллина.
«Караш» иҗат лабораториясе үзен драматургиядә сынап карыйсы килгән кешеләр өчен оештырылды. Театр алар белән эшләргә драматург һәм педагог Анастасия Букрееваны чакырган. Ул үз программасы һәм эшләү системасы буенча башта теория биреп, лаборатория нәтиҗәсе буларак татар әдәбиятының билгеле әсәрләренә инсценировкалар ясалды.
Лаборатория турында кайбер мәгълүмат: Луиза Янсуар лабораторияне ике телле итеп уздыру ягында иде, чөнки инсценировка ясар дәрәҗәдә татар телле кешеләр табылмаячак, дип уйлаган ул. «Бу – безнең иң авырткан җиребез, һәм аны журналистлар күтәрмичә калмый. Алдыма яшьләр арасыннан иң камил татар телле драматургны китереп бастырсагыз, мин сезне «озолочу». Тел мәсьәләсен безнең лабораторияләр вакытында да күтәрәсез. Бу проблема – театр проблемасы түгел, алга таба мәкаләләр язганда, бу проблеманы театрга бәйләп куймасагыз рәхмәтле булыр идем. Яшерен-батырын түгел, безнең проза язучыларыбыз арасында да, драматурглар арасында да камил татар теллеләр бармак белән санарлык. Татар телле авторлар булса, без, әлбәттә, бәхетле булачакбыз», – дигән иде ул Кариев театрының алдагы планнарына багышланган матбугат конференциясендә, минем соравыма җавап итеп.
Әмма минем татар театрында лабораториянең татар телле булырга тиешлегенә иманым камил, шуңа шауладым-мыгырдандым-зарландым, Аллага шөкер, оештыручылар килеште – лаборатория татарча булды. Табылды ул татар телле яшь авторлар. «Озолочу» турында сорасагыз, анысы – шагыйрәнә эмоцияләр генә инде, «не озолотили».
Букреева белән башлаган инсценировканы Лилия Гыйбадуллина режиссер Илсур Казакбаев белән бергә язып бетергән, димәк, инсценировка авторлары икәү – Лилия Гыйбадуллина һәм Илсур Казакбаев. Сәхнәдә без шушы вариантны күрдек.
Вакыйгалар 90нчы елларда бара – бу хакта пресс-релизда да күрсәтелгән. Төгәлрәк әйтсәк, Чечня конфликты чорында, ягъни, 1994-1996 елларда, чөнки телевизорда яңалыклардан Грозный хәлләре турында ишетелә. Әмма балаларның галстуклардан булуы бераз буталчыклык тудыра, чөнки 1991 елда Россиядә Пионер оешмасы таркалды. Әмма режиссер Илсур Казакбаев балаларны уйнаган артистларның галстуклардан булуын теләгән, ди, ярар, ихтыяры, урыс әйтмешли, «хозяин – барин».
Эчтәлек болайрак: Батыр исемле үсмер малай музыка белән шөгыльләнә, җырлар яза, үз музыкаль төркемен булдырырга хыяллана. Ул бергә уйнап үскән, гаилә дуслары булган Гүзәлгә гашыйк, аның уңайсызланып кына кызга мәхәббәт аңлатуын да күрәбез. Ал галстуклы тәртипле балаларга мәктәп юлында гопниклар бәйләнә һәм аларны кыйнап, акча таләп итәләр. Башка дуслары, шул исәптән, кызлар да сугышкан арада, Батыр гараж артында качып кала. Урам малайлары белән «разборкадан» шулай җиңел генә котылган малайны өендә икенче «разборка» көтә – атасы белән җитди сөйләшү. Батыр дус кызын якламаган! Ата кешегә бу әйбер авыр тәэсир итә – димәк, ул куркак малай үстерә икән ләбаса! Ата кеше малаен күнегүләр ясарга гаражга алып китә – тәрбияләячәк ул аны! Әмма музыкага гашыйк нечкә күңелле малай сугышырга яратылмаган – әйе, алай да була ала. Ул әтисе яныннан качып китә һәм... Икенче күренештә без ата белән ананың бала тәрбияләү мәсьәләсендә бер-берсен гаепләүдән торган талаш-дискуссиясен күрәбез: син болай да, мин тегеләй... Аңлый алмыйм: уллары югалды, болар талашып ятамы? Чаба-йөгерә эзләргә, бөтен җиргә шалтыратырга кирәк түгелмени? Шушы урынга җиткәч мин төртелдем дә калдым.
Шунда ук әсәрнең икенче катламы да бара бит әле – әби белән онык «туда-сюда» үтеп йөри: әби оныгына «Аучы Мәргән белән Болан кыз» әкиятен сөйли. Спектакльнең дәвамы буларак, әтисеннән качкан Батыр шушы нәни малай белән очраша – үсмер егетнең малай чагы белән очрашуы – шулай аңлашыла.
Шунда өченче катлам башлана – малай әбисе янында яши башлый. Ягъни, малай әкият иленә күчә булып чыгадыр. Димәк, Әхмәт Фәйзи әкиятенең «Ай өч тапкыр тулып, өч тапкыр нәзегәйде. Карчыкның тәрбиясе белән Данир тәмам аякка басты. Үзенә җәя белән ук ясап, ул ауга йөри башлады» дигән урынына җиткәнбез.
«– Улым Данир! Туган йортыңның тупсасына синең юлың күренеп ята. Тик ул – җиңел, шома юл түгел, авыр, мәшәкатьле юл...
– Әбекәй, кайда ул юл?! Әбекәй, күрсәт син аны миңа...
– Синең юлың – менә бу дәрья буйлап кояш чыгышына таба...»
Шулай итеп әбисе улына туган йортына юлны күрсәтә, әмма ул юл «Өркәкләр иле» аша үтә. Лилия Гыйбадуллина аны «Куркаклар иле» дип үзгәрткән, гәрчә «өркү» сүзе әле сүзлекләрдән югалмаган булса да.
Ярый, хуш, без спектакльне карауны дәвам итәбез – Батыр егет «Куркаклар иле»нә килеп, барлык куркакларны батырайта. «Куркаклар иле» куркаклары (спектакль башында Батырның дуслары) хан Баскак кешеләре (теге гопниклар) белән әвәрә килеп сугышалар. Әмма малайның ул дөньяга ничек күчүе аңлашылмый гына бит... Әтисеннән качып киткән җирдән ничек килеп эләкте соң ул, дип аптырап утырсам, җавабы бик гади икән: Батыр әтисеннән качкач машина астына эләгеп имгәнә һәм хастаханәдә комада ята. Аның әнисен (Болан кыз) уйнаган Альбина Гайзуллина «комада» дигән сүзне зал ишетерлек итеп әйтмәгән икән, һәм без аны ишетмәдек.
Әйе, Кариев театры элеккеге кинотеатр бинасында эшли, әйе, биредә яңгыраш мәсьәләсендә барысы да идеаль түгел. Әмма бит моңа тамашачы гаепле түгел, ишетерлек итеп әйтегез! Шушы бер сүз ишетелмәү аркасында тамашачы әсәрнең мантыйгын, димәк, кызыксынуын югалтырга мөмкин.
Кыскасы, татар кызы Лилия Гыйбадуллина белән башкорт егете Илсур Казакбаев татар-башкорт гөбәдиясе кебек катлам-катлам спектакль ясаган. Һәр катламның үз тәме: әти-әнисе белән Батыр яшәгән бер катлам (дөге), әкият сөйләүче әбисе калган балачак катламы (йөзем), әтисе белән әнисе Азат мәргән һәм Болан кызга әверелгән әкият (кызыл корт катламы). Менә шушыларны артистлар, йөземле дөге боткасына әверелдермичә, җылы гөбәдия килеш тамашачыга җиткерсәләр – әйбәт инде. Кызыл галстуклы тарих буталчыклыгына ташлама ясап, рәхәтләнеп карарлык спектакль булыр иде.
Спектакльнең плюсларын санап карыйк. Иң зур плюсы – төп рольдәге Булат Гатауллин. Булат, гомумән, Кариев театрының йөзе. Ул – төрле яшьтәге кешеләрне гәүдәләндерә алырлык универсаль актер. Мин аның Салават Юзеевның «Гашыйклар тавы» нәфис фильмында тормыш тарафыннан шактый кыйналган урта яшьләрдәге кешене уйнавын күрдем – ышандырды. Ә биредә кызыл галстук тагып мәктәп баласын уйнап йөри – ышандыра. Сүз уңаеннан, Кариев театрында әлеге дә баягы Илсур Казакбаев куйган «Ромео һәм Джульетта» спектаклендә Ромеоны да Булат Гатауллин уйнады бит. Шул ук режиссер куйган «Озын-озак балачак» спектаклендә дә (Мостай Кәрим әсәре буенча) – Кендек ролендә (төп роль) Булат Гатауллин. Карале, бу Илсур дигәнебез гел Булат өчен генә куеп китә диярсең!
Булат-Батырның кечкенә чагын уйнаган Сәйдәш Гарифҗанов та – спектакльнең бизәге. Алар сәхнәдә Әби (Алмасбану әбине Татарстанның халык артисты Халидә Сөнгатуллина башкара) белән әкият сөйләп-тыңлап бик матур йөреп торалар.
Спектакльнең тагын бер зур уңышы – рәссам Ләйсән Хөсәенова. Ләйсән Казан сынлы сәнгать училищесында Сергей Скоморохов остаханәсен тәмамлап, хәзер ГИТИСта укый, Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрында баш рәссам, театрның сәнгать җитәкчесе Олег Кинҗәгулов бар спектакльләрен аның белән куя.
Дөрес иткән Илсур Казакбаев Ләйсәнне чакырып, Казанда Скоморохов мәктәбен узган театраль рәссамнар байтак, читтән китерәсе юк – татар әйтемендәгечә: «Урманга утын белән йөрмиләр».
Ләйсән сәхнәгә Азат мәргән белән Болан кыз йөргән урманнарны түгел, гопниклар мыжгып яткан гаражларны ясаган. Ә әкияттәге болан – рәссамнар совет чоры символы итеп кулланган дивар келәмендә – ул Батыр елап яткан караватка беркетеп куелган.
Әсәрдә сугыш сәнгате буенча консультант та бар: Россиянең сугыш сәнгате мастеры, каратэның барлык төрләре буенча спорт мастерына кандидат, кара пояс иясе Тимур Сабитов актерлар белән нык кына эшләгән булса кирәк. Кинода да, спектакльләрдә дә сугышуларны яратмасам да, биредә артистларның җитез хәрәкәтләренә сокланып утырдым – молодцы!
Сугышу дигәннән, анда кызларны катнаштыруга өч өндәү куеп ризасызлыгымны белдерәм!!! Белүемчә, гопниклар, нинди генә адәм актыклары булсалар да, кызлардан акча җыймаган, дип беләм. Әлбәттә, кызларның үзара разборкалары була, анысын юк димим, әмма малайлар алардан акча кысмыйча гына да эшләп булгандыр. Бәлки, Илсур Казакбаев яшәгән якларда башкача булгандыр, әмма безнең Казанда башкача, «Казан феномены» белән Россия тарихына керсә дә.
Кызлар, дигәннән, Кариев театрында нәни кызларны менә дигән иттереп уйный алырдай актрисалар бетеп киткән, Ләйсән Большова белән Рузанна Хәбибуллина өлкәнәеп килә, алыштырыр кеше юк. Театрга алынган яшь кызлар – чибәрләр, әмма мин аларга карап, мәктәп баласын күрмим, гафу итегез! Театрыгызда юк икән, берәр Айгүзәлне (төп героиня) Казан театр училищесыннан табып алып киләсегез калган.
Тагын бер сәер моментка тукталам: Батыр, дошманын җиңгәч, аның йөрәген ашый – әйе, Булат Гатауллин кулында бутафорлар ясаган йөрәк иде. Фу, бу миңа бер дә эстетик ләззәт тудырмады. Ниндидер кыргый халыкларда булгандыр инде ул йөрәк ашаулар, янәсе, дошманның көчен үзенә ала – йөрәкләнә. Әгәр «Куркаклар иле» «Йөрәклеләр иле» дип атала башлый икән, ул Баскак ханның йөрәген ашаудан гына шулай йөрәклегә әйләнәмени соң?
Нәтиҗә ясап, бу спектакль нәрсә турында? Куркаклык һәм батырлык турында фәлсәфәме, әллә ата белән ул арасындагы мөнәсәбәтләрме? Гөбәдиягә бар да сыйган.
«Яңа көннәр килер бер заман, яңача таңнар атар, кеше белән кеше бер-берсен яратып яши башлар», – дип җырлый азактан барлык дусларын һәм элеккеге «дошманнарын» (гопникларны) бер төркемгә җыйган Батыр. «Чык, чык мәгарәдән», – дип кушыла дуслары. Ә Булат Гатауллин әйбәт җырлый икән…