Илсөя Бәдретдинова туган ягында авылдашлары өчен корбан ашы үткәргән – видео

Илсөя Бәдретдинова туган ягында авылдашлары өчен корбан ашы үткәргән – видео

Илсөя Бәдретдинова туган ягы Лениногорск районы Иске Шөгер авылында мәчет территориясендә авылдашлары өчен корбан ашы үткәргән. Корбан сарыгын җизнәсе чалып, эшкәртеп биргән.

Мәҗлесне Шамил хәзрәт алып барган. Кунакларны шулпа, пылау, урман чәе белән сыйлаганнар. Җырчы һәр кунакка җиләк-җимеш тутырылган күчтәнәч пакеты биреп җибәргән.

«Корбан ашы 5нче тапкыр үткәрелә. Узган ел бу табын артында утырган берничә кеше юк инде. Менә болай күрешүләр – бик матур гадәт», – дип сөйләп алды җырчы.

«Әниең дә уңган иде, бергә эшли идек, ашый идек, көлешә идек», – дип рәхмәт белдерә авыл апае.

Җырчы үзе дә социаль челтәрдәге сәхифәсендә ашка килгән авылдашларына рәхмәт сүзләрен җиткергән.

Читайте на 123ru.net