Рөстәм Маликов үзеннән 30 елга яшьрәк хатынга өйләнгән

Рөстәм Маликов үзеннән 30 елга яшьрәк хатынга өйләнгән

Башкортстанның атказанган, Татарстанның халык артисты Рөстәм Маликов икенче тапкыр өйләнгән. Бу хакта ул «Ирек мәйданы» газетасына әңгәмәдә сөйләгән.

Беренче хатыным белән аерылгач, озак еллар ялгыз яшәдем. 2 ел элек үз тиңем очрады. Лениногорск районы Түбән Чыршылы авылы кызы Ләйсәнгә өйләндем. Аллага шөкер, яратышып, бик матур яшибез. Яшь аермабыз 30 ел булуы да сизелми. Ләйсән – инглиз теле укытучысы. Үз йорты, фатиры, машинасы бар. Ире вафат. Беренче никахтан 23 яшьлек улы бар.

«Җәйләр көтеп яшим» дигән яңа җыр яздырдым. Көе дә, сүзләре дә үземнеке. 20 июльдә 75 яшь тула. Тиздән Төркиягә ялга җыенабыз, – дип сөйләгән ул.

Рөстәм Маликовның беренче хатыны – җырчы Гүзәл Маликова. Уллары Гайсә һәм Муса Маликовлар да – сәнгать өлкәсендә үз исемнәрен булдырган шәхесләр. Муса 1990 елда илкүләм дәрәҗәдәге «Утренняя звезда» телеконкурсында Гран-при иясе булган иде. Җырчы, музыкант, композитор бүгенге көндә Германиядә яши.

Читайте на 123ru.net