«Күңел» радиосы концертка чакыра: «Безне артистлар шулхәтле ярата»

«Күңел» радиосы концертка чакыра: «Безне артистлар шулхәтле ярата»

1 август көнне «Күңел» радиосы оешуга 27 ел тула. Радио быел да үзенең туган көнен бик зур концерт белән билгеләп үтәргә җыена. Тамашада татар эстрадасының 20гә якын җырчысы чыгыш ясар дип көтелә.

«Күңел» радиосы җитәкчесе Лилия Мәхмүтова сүзләренчә, соңгы 3 елда «Күңел» радиосының туган көнен концерт белән билгеләп үтү бер матур традициягә әверелгән.

«Без беренче елны «Күңел» радиосында эшләп киткән бөтен алып баручыларны, алай гына түгел, техник яктан радио эшчәнлегенә катнашы булган кешеләргә хәтле җыеп, эфирда радиомарафон ясаган идек. Шулай ук елны юбилей концертын уздырдык һәм хәзер бу чара бер ел да калмыйча оештырыла. Аны тамашачыларыбыз да көтеп ала. Беренче концертыбызны оештырганда, пандемиядән соң халык җыр-моңга шулхәтле сусаган иде. Концертка бөтен билетлар сатылып бетте, бер генә билет та калмады. Һәр ел саен шундый ажиотаж күзәтелә, билетларны яңадан да сорап киләләр. Яз көне үк: «Туган көн концерты буламы?» – дип язып сорый башлыйлар.

Концерттан соң да: «Әйдәгез, тагын концерт эшләгез әле дип язучылар да күп булды. Артистлар үзләре дә: «Нигә көндез тагын бер концерт куймыйсыз соң, икесендә дә катнашкан булыр идек», – дигән фикер белдерделәр. Тамашачылар да бу концертка ияләшеп бетте инде.

Шулай ук әлеге бәйрәмебезнең радионы республика күләмендә тагы да танытуда роле зур. Соңгы вакытта безне тагын да ныграк ишетәләр, беләләр дип тә әйтер идем. Моңа социаль челтәрләр дә бик зур йогынты ясый. Ешлыкларыбыз да елдан ел арта бара. «Татмедиа» агентлыгы ярдәмендә ел саен туган көнебезгә берәр ешлык бүләк итәләр безнең. Узган ел, мәсәлән, Зәй районын бирделәр. Аңа кадәр Буа, Биектау, Арча, Мамадыш районы халкы да безне тыңлау мөмкинлегенә ия булган иде. Бик тиздән безне тагын башка районнар да тыңлый ала башлаячак, – дип уртаклашты Лилия Мәхмүтова.

Радио җитәкчесе концертка, анда тамашачыны көтәчәк сюрпризларга да тукталып үтте.

«Без кварталга бер концертлар үткәреп торабыз һәм чараларыбызга профессиональ дәрәҗәдә җырлаган артистлар килә. Ел саен шушы туган көн концертына иң-иңнәрен чакырырга тырышабыз. Инде ике ел рәттән концертыбызда хедлайнер буларак Илсөя Бәдретдинова чыгыш ясады. Быел исә Фирдүс Тямаев, Айдар Галимов, Данир Сабиров, Иркә һәм башка зур дәрәҗәләргә җиткән артистлар киләчәк. Алар барысы да үзләренең җырлары белән тамашачы күңелен яулап алган артистлар. Аларның һәрберсенең килергә бик теләп риза булуларын да әйтеп үтәсем килә.

«Күңел»не артистлар шулхәтле яраталар, җырчылар белән мөнәсәбәтләребез бик яхшы. Әлеге концерт аша без аларны тагын бер кат тамашачыга күрсәтәбез. Бәлки, безнең концертта алар әле икенче яктан да ачылып китәләрдер. Беренче сюрприз шушы – без, концерт тамашачыларыбыз күңеленә кереп калсын дип, аларның төрледән-төрле яраткан артистларын чакырдык.

Шулай ук туган көн булгач бүләксез булмый бит. Концертта тамашачылар арасында зур гына бер бүләк уйнатырбыз дип торабыз. Чөнки билетның бәяләре аз куелмаган. Артистлары шәп артистлар булгач, чыгымнарны да акларга кирәк. Шул ук вакытта тамашачыны да буш кул белән кайтарып җибәрәсебез килми. Бүләк кайсы тамашачыга чыгар, анысын инде концертта күрәчәкбез», – диде ул.

Концерт 1 август көнне 19:00 сәгатьтә «Энергетик» мәдәният сараенда була.

Читайте на 123ru.net