Мөслимдә әдәби десант: язучыларга ошаган/маган станция, язучы өчен иң зур дәрәҗә нәрсә?
Татарстаныбызда Әдәбият һәм сәнгать көннәре үткәрү чын-чыннан бер матур традиция булып кала. Узган атнада мин дә Татарстан Язучылар берлегенең әдәби десанты белән Мөслим һәм Минзәлә якларында булып кайттым. Хәер, әлеге язмамда Мөслимдә күргән-ишеткәннәрне бәян итеп үтим, ә киләсе репортажда Минзәләнең әдәби сулышы булыр.