Рифат Зарипов Таиландта филләргә олыгайгач ничә сум пенсия түләүләре турында белешкән

Рифат Зарипов Таиландта филләргә олыгайгач ничә сум пенсия түләүләре турында белешкән

Бу көннәрдә татар эстрадасы артисты Рифат Зарипов гаиләсе белән Таиландта ял итә. Ул хатыны, улы белән фил өстенә утырып йөри, акча түләп филне юындырган һәм филне ашату өчен махсус банан сатып алган. Җырчы фил белән шулкадәр кызыксынып киткән, хәтта күпме пенсия алуларын да белешкән.

«Люси кушаматлы фил бу. Безне матур итеп йөртте. Без аны тәмле банан белән сыйладык. Таиландта иң абруйлы хайван. Хәтта кешегә караганда да кадерлерәк икән. Монда, олыгайгач, филләрдән кала беркемгә дә пенсия түләнми. Филләргә аена 15 мең бат пенсия түлиләр. Безнең акча белән якынча 37 мең була. Әгәр безнең илдә сыерларга аена 37 мең сум пенсия түләсәләр, авыллар яңадан гөрләп яшәп китәрләр иде микән?» – дип уйланулары белән бүлешә ул.

Композитор Айдар Тимербаев хисләнеп йөргән Рифат Зариповны тиз генә җиргә төшергән.

«Юк-бар белән башыңны катырып йөрмә, Рифат Рифкатович. Яңа сезонга нәрсә сөйләргә, нинди җыр җырларга – менә шулар турында уйлап йөр», – дип язган ул.

«Бик дөрес әйтәсең, Айдар Рифкатович», – дип килешкән Рифат.

«Брат, аннары сыер тотып кына яшисе кала бит. Җырлап йөрмисең инде, сыер гына асрыйсың. Сөтен сатасың. Вәт сиңа бизнес», – дип тә язган бер дусты.

«Рифат җаным, андый пенсия бездә сыерга түгел, адәмгә дә юк», – дип искәрткән берәү.

«Бу фил янында үзеңне кырмыскадай хис иткәнсеңдер», «Диләрә (Рифатның хатыны – ред.) тайкаларга охшый башлаган», – дип тә шаяртучылар да табылган.

Фото: Рифат Зариповның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Читайте на 123ru.net