Илүсә Фәләхова алданган туристларына Дубайда үзе үк кабат хезмәт күрсәтә башлаган

Татарстан блогерларыннан арзан турлар сатып алып алданган туристлар кабат Дубайга оча башлаган! Бу ни дәрәҗәдә дөрес, реклама максатыннан берәр гамәл генәме – әмма Илүсә Фәләхова-Миңнегалиева үзе тарафыннан алданган беренче туристларның үзе янына килгәнен социаль челтәрдәге сторисында күрсәтте.

Блогерның видеосыннан аңлашылганча, 2 ханым Миңнегалиевлар гаиләсенә, күчтәнәч итеп, карабодай, көнбагыш, эремчек, чәкчәк һәм балалар ризыклары алып килгән. Алар блогерларның сторисларында күренергә үзләре теләк белдергән, ди блогер.

«Хәзер безгә туристлар килә башлады. Бурычны кайтару исәбенә «...» пакеты гамәлдә. Бу – нәрсәне аңлата соң? Узган ел тур сатып алучылар, әмма оча алмаучылар Әмирлекләргә билет сатып алып (бару-кайту), теләсә ничә көнгә һәм теләсә ничә тапкыр килә ала. Ә без яшәү, туклану, трансфер белән үз исәбебезгә тәэмин итәчәкбез», дип аңлата блогер.

Видеодан аңлашылганча, бу барлык алданучылар өчен дә түгел. Бары тик 75 яшьтән өлкәннәр, сәламәтлек мөмкинлекләре чиклеләр, махсус хәрби операциядә катнашучыларның тол калган хатыннары һәм ятим балалары өчен генә шушындый «самолет сездән, яшәү бездән» тарифы гамәлдә икән.

Шулай ук Илүсә Фәләхова туристларның яшәү шартларын, нәрсә белән туклануларын күрсәтә һәм иртәнге сәгать 5тә торып, шәхсән алар өчен чәй янына панкейклар пешерүен әйтә.

Блогерлар быел февральдә алданганнарга акча кайтарабыз дип вәгъдә итте, әмма акча кайтару дигәне көлке дәрәҗәсендәге гамәл – меңгә якын кешегә 27 миллион сум бурычы булган блогерларның ике кешегә 500 сум бирүе белән тәмамланды. Яңа видео берәр реклама трюгы гынамы, әллә моның артында башка максатмы икәнен әйтүе әлегә кыен.

  • Блогер Илүсә Фәләхова – Миңнегалиева ире Раушан белән бергә Дубайга күченеп китте һәм арзанлы турлар тәкъдим итә башлады. Кайбер турларның бәясе авиабилет хакыннан арзанрак булса да, ышанучылар күп булды һәм бераздан кешеләр үзләренең акчасыз да, турсыз да калганлыкларын аңлады. Блогерлар башта акчаларны кире кайтачаракларын әйтсәләр дә, бу чынлыкта алай булмады.
  • Бераз вакыт югалып торгач, алар кабат активлашты. Алар янында булган блогер Альбинуш блогерларның башка кеше – «Сенсей» тәэсирендә шушы адымга барулары хакында интервью бирде.
  • Блогерлар хәзерге вакытта федераль эзләүдә. Адвокат Руслан Нагиев әйтүенчә, бу интервьюлар Илүсә Миңнегалиевка ярдәм итә алмый. Адвокат бу вакыйгалар башланган вакытта – 2023 елдагы интервьюсында «барлык акчаларын кире кайтару гына аларны коткара алачак», дигән иде. Ул бурычларны кире кайтару да җинаять җаваплылыгыннан азат итмәячәк, бары тик хөкем карары җиңелрәк кенә булачак дигән фикердә.
  • Дубайда Илүсә Фәләхова янында яшәгән блогер: «Дөресен сөйләсәләр, бар да яхшы булыр иде»
  • Илүсә Миңнегалиева алданган туристларына янә Дубайга сәяхәт тәкъдим итә
  • Дубайда яшәгән блогер Илүсә Миңнегалиеваны ни өчен федераль эзләүгә биргәннәр?

Читайте на 123ru.net