Ике гаилә утырган машина авариягә очраган, 4 кеше һәлак, 2 кеше бик авыр хәлдә

Ике гаилә утырган машина авариягә очраган, 4 кеше һәлак, 2 кеше бик авыр хәлдә

Башкортстанда яшәүче 3 олы кеше һәм 1 бала Оренбург өлкәсендә юл һәлакәтендә үлгән. Бу турыда Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына сылтама белән «Башинформ» хәбәр итте.

Фаҗига 4 майда кичке 7ләр тирәсендә Оренбург өлкәсендә М-5 «Урал» трассасында була. Орск шәһәренә керә торган урын тирәсендә фура һәм «Nissan X-TraiI» бәрелешә.

«Nissan X-TraiI» машинасында 4 кеше – 1 ир-ат, 2 хатын-кыз, 1 бала үлә, 2 кеше имгәнә, аларның берсе – бала. Имгәнгән кешеләр – 1988 елда туган ир-ат белән аның 2015 елда туган кызы. Алар бик авыр хәлдә Медногорск хастаханәсенә китерелгән.

Фура йөртүчесе зыян күрмәгән.

Якынча белешмә буенча, һәлак булучылар – Салават шәһәрендә яшәүчеләр.

«Nissan X-TraiI» машинасында ике гаилә барган. Беренче гаиләдә – 1993 елда туган ир белән 1994 елда туган хатын, аларның 2015 елда туган кызы. Икенче гаиләдә 1988 елда туган хатын һәм 1988 елда туган ир, аларның 2015 елда туган кызы.

Беренче гаиләдән бөтенесе дә, икенче гаиләдән әниләре һәлак булган, диелә хәбәрдә.

Читайте на 123ru.net