Башкортстанга беспилотниклар һөҗүм итте, нефть заводында янгын чыккан

Башкортстанга беспилотниклар һөҗүм итте, нефть заводында янгын чыккан

Пилотсыз очучы аппаратлар Башкортстандагы «Салаватнефтеоргсинтез» нефть эшкәртү предприятиесенә һөҗүм иткән, дип яза «База» телеграм-каналы.

Завод территориясендә янгын башланган. Беренче мәгълүматлар буенча, зыян күрүчеләр юк.

«Пилотсыз очучы аппарат Башкортстандагы «Газпром нефтехим Салават» заводына һөҗүм итте, предприятие штат режимында эшли», – дип хәбәр итте төбәк башлыгы Радий Хәбиров.

Беспилотник көндезге сәгать берләр тирәсендә заводның каталитик крекинг җайланмасына һөҗүм иткән. Шуннан соң предприятие хезмәткәрләре шартлау тавышын ишеткән һәм керү юлы янында төтен күреп алганнар. Янгын зур түгел, шуңа күрә эшчеләрне эвакуацияләмәгәннәр, завод үз эшен дәвам итә.

.

Фото: © «Подслушано Салават» телеграм-каналыннан

Читайте на 123ru.net