Лилия Сәлахетдинова-Тимергалиева: «Улым өчен дога кылыгыз»

Лилия Сәлахетдинова-Тимергалиева: «Улым өчен дога кылыгыз»

Шагыйрә Лилия Сәлахетдинова-Тимергалиева туу белән диярлек вафат булган улын искә алып, дусларыннан аның өчен дога кылуларын сораган. Исән булса, бүген сабыйга 4 яшь тулган булыр иде.

«Мәскәү. 13.05.2020. Минем бердәнбер һәм яраткан улымның туган көне. Ришат улы Салават өчен дога кылсагыз иде… Аллаһ кабул итсен», – дип яза ул.

Лилия һәм Ришат Тимергалиевларны улы нибары 20 көн яшәп, ахирәткә күчте. Лилия Сәлахетдинова социаль челтәрләрендә улы турында бик еш яза, аның белән күрешү сәгатьләрен көтеп яшәве хакында әйтә.

  • Кайгылы хәбәр: Лилия һәм Ришат Тимергалиевларның улы вафат
  • Лилия Сәлахетдинова - Тимергалиева: «Улым белән күрешүне көтеп яшим»

Читайте на 123ru.net