«Күпме наз» – Зинира һәм Ризат Рамазановлар яңа клипларын тәкъдим итте

«Күпме наз» – Зинира һәм Ризат Рамазановлар яңа клипларын тәкъдим итте

Зинира һәм Ризат Рамазановлар җәй көне төшерелгән яңа клипларын тәкъдим итте. «Матур җәй айларын искә төшереп җылынып алыйк әле», – дип белдерә җырчылар.

Клип «Хисләремә каршы килмә» җырына төшерелгән. Җырның авторлары – Гөлчәчәк Садретдинова һәм Айдар Тимербаев.

«Бик тә үзенчәлекле, матур, дәртле җыр бу. Олы рәхмәтем иҗатташ дустым, татарның иң талантлы композиторларының берсе Айдар Тимербаевка, моңлы сандугачларыбыз Рамазановларга. Хөрмәтем чиксез сезгә. Иҗат уңышлары барыбызга да», – дип бәя биргән иде җырның сүзләре авторы.

«Күпме наз, җылылык бу клипта»», «Бик матур булган», «Сез – супер», – дип бәяләгән клипны караучылар.

Читайте на 123ru.net