«Үпкәсендә һава юк, йөрәге урыннан күчкән». Бала эчендә табылган әйбер гаҗәпкә калдырган

Бурятиядә 4 яшьлек малай эченнән табылган әйбер табибларны да гаҗәпкә калдырган. Бала йөткерә дип кенә уйлаган булганнар. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Бурятия Балалар клиник хастаханәсенә 4 яшьлек баланы китерәләр. Бала йөткерә, гадәти хәл кебек була. Тик йөткерү инде берничә ай дәвам итә.

Ата-анасы өйдә яхшылап дәвалап караса да, йөткерү бетми. Шуннан соң табиблар баланы тикшерә башлый. Алар баланың сул үпкәсендә тукыма бозылуын – баланың үпкәсенә һава тиешенчә тулмавын ачыклый. Өстәвенә, йөрәге урыныннан сул якка таба күчүе дә билгеле була. Бу – баланың организмында чит предмет булуы турында сөйли, ди хастаханә вәкиле.

Малайны сулыш юлларын тикшерәләр, ләкин берни таба алмыйлар. Тумыштан килгән җитешсезлекме? Нәселдән килгән авырумы? Табиблар тагын да җитдирәк тикшерү башлый. Йөткерү бетми, дәвалау динамикасы да яхшырмый.

«Үпкәләргә җыелган лайланы алырга карар кабул ителде. Лайлы тышчаның шешләрен бетергәч, дәвалау фонында, ниһаять, авыруның сәбәбе ачыкланды», – диләр клиникада.

Барысын да сәбәп – конструктор детале! 1 см озынлыкта, 6 мм киңлектәге деталь баланың сул үпкәсенә кереп кысылган. Аны эндоскоп белән алалар, дәвалауны дәвам итәләр.

Хәзер баланы хастаханәдән чыгарганнар, диелә хәбәрдә.

Читайте на 123ru.net