Омскиның татар авылларын су баса: үлгән сарык түшкәләре йөзә, чардуганнар агып китә

«Терлеккә ашатырга азык юк, терлек утрауда азыксыз»

Омск өлкәсе Усть-Ишим районы, Әшевән авылында дамбаны ярып, су авылга кергән. Бүген «Интертат»ка шул авылдан су басу күренешләре белән фото-видеолар җибәрделәр. Хәл чыннан да кискен, ярты авыл бик нык зыян күргән, күп кенә урамнарда су йорт тәрәзәләре биеклегендә икән. Авылның старостасы Илнур Байбиков шул хакта сөйләде.

  • Су басудан куркып торган Себер татарлары: «Нервланып, дарулар эчә-эчә шешенеп беттек инде»

– 8 майга каршы төндә, дамбаны җимереп, су авыл урамнарына керә башлады. Без мондый ук хәлгә әзер түгел идек, бу кадәр су булыр, дип уйламадык та. 2018 елда су басты, ләкин бу хәтле түгел иде. Быел су керә башлагач та, шул 2018 ел кебегрәк кенә булыр, дигән идек тә – юк, 2018 елга караганда күпкә начаррак. Су эчендә утырабыз, өйләр тәрәзәгә кадәр суда. Гидрокостюмнарда, кем гади көймәдә, кем мотор көймәсендә йөри.

Беренче вакытта халык бик хафаланды, паника булды. Ярты авылның мөлкәтенә зарар килде, терлек зыян күрде. Югалтулар зур, кайбер урамнар коточкыч. Аллаһка шөкер, хәзер тынычланып киләбез инде. Барыбер су басты инде, коткарып калып булмый дип, үзебезне шулай юатабыз.

Бүген губернатор урынбасары Алексей Ромахин килде, ул безгә бик мөһим проблемабызны хәл итәргә вәгъдә бирде. Терлеккә ашатырга азык юк, терлек утрауда азыксыз – шул проблема бар иде. Ул өлкәнең авыл хуҗалыгы министрына шалтыратты да, терлек азыгы белән тәэмин итәчәкбез, диделәр. Беренче мәлдә 50 рулон печән, 5 тонна комбикорма китерәчәкбез, диделәр.

Ут юк бездә, генератор белән яшибез. Район советы депутаты Андрей Смолин булышты, ул һәрвакыт ярдәм итә. Район электр станциясен су басса, район да утсыз калырга мөмкин. Вазгыять бик авыр, районны тулысынча су баса.

«Ике гаиләнең сарыклары юк булды»

Авыл зиратында агач чардуганнар бар иде, алар да агып китте хәтта. Ике гаиләнең сарыклары юк булды, дамбага якын хуҗалыклар ул. Берсенең – 40 сарыгы, икенчесенеке – 17 сарык. Сарыкларын югалтса да, молодцы алар, «хет ела, хет елама» дип көлеп кенә сөйлиләр. Аларның ул болай булды: кичтән сарыкларын өскәрәк көтүлек урынына чыгарып тынычланган булганнар, ә сарыклары төнлә ишегалдына кире кайткан да, төнлә дамбадан су ташып, болар шунда калганнар. Менә шулай үкенечле булды. Ә терлекләре өйдә булганнарныкын иртәнге сәгать 4тә МЧСниклар белән чыгардылар.

«Иртәгә су, генераторга бензин, ипи алып килергә ышандырдылар»

Авылның 4 югарырак урыны бар, мин үзем дә калкурак җирдә, авылның иң читендә яшим. Үз өемне саклау өчен тырыштым, күрше авылдан да ярдәмгә килгәч, пленка белән өйне тышладык, капчыкка балчык тутырып ныгыттык. Коткарырбыз дигән идек тә, тик иртән торсак, бөтен җирдә су. Шулай да, без бөтен әйберне күтәреп куярга җитештек. Ханты-Мансидан улым кайткан иде отпускыга, көннәр буе башта дамбада күтәртү эшләре белән шөгыльләнеп, аннары дуслары белән җиһазларны өскә күтәрдек.

Хәзер идән асты су белән тулы, электр уты юк, шәхси генератор белән бөтен авылны коткарып торабыз. Кешеләр килеп, телефоннарын зарядкага тыга. Бары тик көймәдә генә йөреп була, бер-беребезгә шалтыратып, күрше авылдан да ярдәмгә килеп, көймәләр белән йөртәләр, терлекне, әйберләрне, техниканы югарырак урыннарга чыгардылар, көне буе булыштылар. Халык бердәм бездә. Ялгыз картларны, инвалидларны, авыруларны вакытлыча тору урыннарына алып киттеләр. Иртән 5 автобус килде, теләгәннәр киттеләр.

Әлегә үзебезнең ризык бар, губернатор урынбасары иртәгә су, генераторга бензин, ипи китертеләчәгенә ышандырды. Акчалата ярдәм дә вәгъдә итәләр. Ромахин, башта 10 мең, аннары 40 мең сум түләнер, соңрак комиссия киләчәк, диебрәк әйтте. Сүзендә тора торган кеше икәне күренеп тора аның, барысына үзем җитәкчелек итәм, дезинфекция чаралары да – бөтенесе дә бар, диде, – дип сөйләде Илнур әфәнде.

Омск өлкәсе «Татар дөньясы» газетасы редакторы Диана Единякова сүзләренчә, Илнур Байбиковтан Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура әгъзасы, Омскиның «Иртеш» татар милли-мәдәни үзәге һәм «Ибир» җирле татар милли-мәдәни мохтарияте җитәкчесе Тамир Алимбаевка хат та юлланган. Анда ул терлеккә азык китертүдә ярдәм сораган булган.

«Берничә татар авыллары су астында калган шул. Әшевәннән Илнур абый Тамир Алимбаевичтан ярдәм сораган иде. Анда маллары бер утрауда ач тора икән, азык белән булышуны сораган иде. Әле менә күптән түгел билгеле булды: Хөкүмәт ярдәм бирә икән инде, җибәргәннәр, дип яздылар. Бу яңалыкларны ишеткәч, без дә акча җыя башладык. Иртәгә Омскидан гуманитар ярдәм китәчәк – азык-төлек, су, кием-салым. Ебәргулне дә су баса икән. Бүген төбәк яңалыкларында, Тевриз районын да шулай ук су басачак, дип яздылар. Ә анда татар авыллары бик күп. «Ибир» татар милли-мәдәни автономиясе башкарма директоры Марат Катыровның булышлыгы да зур. Рәхмәт аңа», – диде Диана ханым.

«Төнгә калырга да куркыныч»

Омск өлкәсе Ебәргул авылыннан Флорида ханым белән сөйләштем. Аның ире дучар булган фаҗига турында ел ярым элек «Интертат»та бер язма чыккан иде. Шуннан бирле без сирәк кенә булса да элемтәдә булдык. Флорида ханым сөйләвенчә, Ебәргулдә дә хәлләр мөшкел икән.

– Шундый хәлләр менә, безне су баса. Кичә иртән торгач, бакчада су бар иде бераз, аннары кичкә таба ишегалдына керә башлады. Бүген район үзәгенә итек алырга бардык, район үзәгенә бару өчен, корырак урынга капка төбеннән көймәгә утырып чыктык.

Әле генә бер комплекслы үзәккә шалтыраткан идем, минем үтенеч буенча яңадан шалтыратырбыз, диделәр, менә җавап көтәм. Безгә эвакуацияләнергә кирәк, чөнки идән асты тулы су, ишегалдына озын кунычлы итек белән генә чыгып була. Өйгә дә су керер, мөгаен. Төнгә калырга да куркыныч. Минем бит ирем урын өстендә, балам да инвалид, аларны калдырырга да куркам. Иремне ничек эвакуацияләрләр инде, ул бит йөрми диярлек. Ел ярым элеккә караганда азрак хәле яхшырак инде, ләкин барыбер невролог, хәле хәзергедән җиңелрәк булмаячак, баш мие бик нык имгәнгән булган, диде.

Соңгы тапкыр су 2016 елда кергән иде. Без әле ул вакытта «коточкыч» дип уйлаган идек, монысы тагын да куркынычрак. Әшевән бездән 40 километр. Алардагы хәл безгә дә килер инде. Кайберәүләр, узар әле дип, начарын уйламаска тырыша. Кешеләр терлеген кая куярга белми, минем хет ул проблема юк, ирем авыргач, терлекне сатарга туры килде бит. Кая карама – су, чыгарган җирдә дә сыерлар утрауда тора, диләр, – дип сөйләде дә Флорида ханым, күчәсе булса дип, тизрәк кием-салымнарын җыйнарга ашыкты.

Видеода зират яны күренеше.

«Коткарылган терлек утрауда ач»

Усть-Ишим районында яшәүче Снежана Катырова гомуми вазгыять турында кыскача мәгълүмат бирде.

– Бездә чыннан да көчле ташу. Безнең район Ишим Иртешкә койган урында урнашкан, Иртештә дә, Ишимдә дә су нык күтәрелә. Су күп, төрле якка ташып ага. Берничә торак пункт зыян күрде. Әшевәндә дамбаны җимергән, Слободчики авылын бик каты су басты, йорт хайваннары зыян күрде. Анда өлкә губернаторы Виталий Хоценко барган иде. Тибенде авылына да су кергән иде. Омск өлкәсенең бөтен районнарыннан ярдәм булды. Бик зур рәхмәт аларга.

Хәзер менә Әшевән авылына акча җыюны башлаганнар, аларга ярдәм кирәк. Коткарылган терлек утрауда ач, терлеккә азык китерүне оештырырга кирәк. Ебәргул авылын да су баскан. Аларда Иртеш тә, күл дә бар, беренче елы гына түгел инде, 3 ел рәттән су басты аларны, шуңа алар инде – сыналган халык.

Район үзәгендә дә дамбаны күтәрәләр. Шулай да, барыбер бер урамга су керде, берничә йортны су басты. Халыкны вакытлыча урнаштыру урыннары бар. Җиһазларны чыгардылар, кемнедер хастаханәләргә, кемнедер вертолетта Омскига алып киттеләр. Автобуслар да бирделәр. Вакытлыча урнаштыру пунктларына 200дән артык кеше урнаштырылган. Паника әкренләп уза инде, кешеләр булган хәлне кабул итеп, мөмкинлекләр табарга тырыша, – дип сөйләде Снежана ханым.

Омск өлкәсе мөфтиенең киңәшчесе, закон чыгару органында эшләүче Наил Марятов Әшевәннең иң борынгы татар авылы булуын әйтте. «Тиздән 800 еллыгын билгеләп үтәчәкбез. Анда изге урыннар бар, Себергә беренче тапкыр ислам динен китергән шәехләр җирләнгән урыннар ул. Татарстандагы татарларга тел, традиция, мәдәниятне саклап калган Омск татарлары шушы вазгыятьтә хәзер ярдәм сорауларын җиткерсәгез иде», – дигән үтенечен белдерде.

Төмән өлкәсеннән Илмар Сәйфуллин да үзләрендәге хәлне әйтеп: «Без дә әзерләнәбез инде», – диде. Аның әти-әнисе яши торган Вагай районы Карагай авылы халкы инде берничә көн җир өеп дамбаны ныгыту белән мәшгуль булган. «Карагайда су көн саен 10 см га артып килде, кичә менә Иртештә су тәүлек эчендә 13 см га күтәрелгән», – диде ул.

Ул җибәргән мәгълүматлардан күренгәнчә, 7 майда район администрациясендә гадәттән тыш хәлләр буенча комиссиянең планнан тыш утырышы булган. Иң куркыныч көннәр 9-12 майда булачак, дип фаразланган булган. Шул сәбәпле, халыкка эвакуация турында хәбәр җиткереп йөргәннәр.

Җибәрелгән фотосурәт-видеоязмаларга тыныч кына карап булмый, милләттәшләребез чыннан да бик авыр хәлдә калган. Ул видеоларны карап, табигать казасы килгәндә, кеше бик көчсез икәненә кабат инанасың. Күпме мөлкәтеннән колак каккан, балалары белән, иң кирәкле әйберләрен генә җыеп, читкә күченеп торырга мәҗбүр булган милләттәшләребезгә Бөтендөнья татар конгрессыннан да ярдәм булыр дип өметләник. Ил төкерсә, күл булыр, дигән әйтемне истә тотып, ярдәм итәргә теләүчеләргә реквизитларны калдырабыз. Диана Единякова әйтүенчә, акчаны милли татар оешмасының активисты, «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасы вәкиле Фәния Карабаева җыя. Җыелган акча буенча махсус оештырылган төркемдә хисап юллап бара икән.

Акчаны 2202 2056 2952 0476 номерына күчерергә мөмкин. МИР картасы 8-904-580-66-01 номерына беркетелгән (Карабаева Фәния Нурулловна).

Читайте на 123ru.net