19-20 майга һава торышы һәм ай календаре

19-20 майга һава торышы һәм ай календаре

19 майда Татарстанда аз болытлы, явым-төшемнәрсез һава торышы була. Төньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә, көндез урыны белән 14 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы 0..+5˚, туфракта 0..-2˚ градуска кадәр кырау була, көндез +14..+19˚ градус.

20 майда Татарстанда аз болытлы, явым-төшемнәрсез һава торышы була. Төньяк-көнчыгыштан, көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә җил. Төнлә һава температурасы 0..+5˚, урыны белән туфракта 0..-2˚ градуска кадәр кырау була, көндез +17..+22˚ градус.

Үсүче ай, ай Үлчәү йолдызлыгында.

Кабак, кабачки, кыяр орлыкларын суда бүрттереп, ачык туфракка чәчәргә була. Яшелчә рассадаларын теплицага күчереп утырырга мөмкин. Җиләк куаклары утырту өчен яхшы вакыт. Минераль ашламалар сибәргә була.

Читайте на 123ru.net