Иран президенты Раиси утырган вертолет һәлакәткә очраган

Иран президенты Ибраһим Раиси утырган вертолет илнең төньяк-көнбатышында авариягә очраган, дип хәбәр итә дәүләт телеканалы «Press TV».

«Президент Раисины йөртә торган вертолет Иранның төньяк-көнбатышында һәлакәткә очраган», – диелә телеканал хәбәрендә.

Беренче мәгълүматлар буенча, вертолет Иранның Көнчыгыш Әзербайҗан провинциясендәге Джульфа шәһәрендә таулы җиргә төшкән. Бу хәл томан аркасында булган дип фаразлана. Урынга коткару командалары киткән.

«Tasnim» агентлыгы хәбәр иткәнчә, Президент кортежы составында өч вертолет булган. Авариягә эләккән бортта республиканың тышкы эшләр министры Хөсәен Әмир Абдоллахиан да бар. Һәлакәт урынына армия, полиция җибәргәннәр.

Бүген Раиси Әзербайҗанга килгән булган. Анда ул ил президенты Илһам Алиев белән бергә «Худаферин» гидроузлын файдалануга тапшыру һәм Араз елгасында төзелгән «Гыз Галасы» гидроузлын ачу тантанасында катнашкан.

Баштарак, Иран президенты Ибраһим Раиси исән, дигән хәбер чыкты. Аннары Иран матбугаты ил халкын президентлары өчен дога кылырга чакырды, 2,5 чәгатьтән соң да ил башы турында төгәл мәгълүмат булмавын яздылар.

Читайте на 123ru.net