Ата-анасы күз алдында өстенә агач ауган бала һәлак булган

Карачаево-Черкесия Республикасында туристлар белән фаҗигадән соң җинаять эше ачылган. Домбайда 5 яшьлек малай ата-анасы каршында һәлак булган. Аның өстенә агач ауган. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Мәрхүм бала Саратов өлкәсеннән килгән. Ул 29 апрельдә үлә. Гаилә Муруджу елгасы янында фотога төшәр өчен туктала. Бу – туристлар арасында популяр урын.

«Турлар вакытында корыганлыктан куркыныч булган агачларга берничә тапкыр игътибар иттек. Алар авыру, кипкән, ләкин аларны карамыйлар», – ди бер гид.

Менә шундый агачларның берсе бала өстенә ауган. Сабый урында ук үлгән.

Агач ауганда, кешеләр, сизенеп, ераккарак качарга тырыша. Ул шундый каты итеп килеп төшә, аннары машинадан да биегрәк кире күтәрелә. Ир-ат малай янына чаба, ләкин коточкыч хәл була.

Тикшерүчеләр Тебердинский милли паркы хезмәткәрләре хезмәт вазифаларын тиешенчә башкармавын ачыклый. Алар парк аша уза торган «Черкесск – Добмай» федераль трассасы участогында корыган агачларны чистартмый, диелә хәбәрдә.

Читайте на 123ru.net