Татарстанның халык артисты икенче тапкыр бабай булган

Татарстанның халык артисты икенче тапкыр бабай булган

Татарстанның халык артисты Виталий Агапов икенче тапкыр бабай булган. Аның уртанчы улы Виктор белән Нәргизнең кызлары туган. Сабыйга Майа дип исем кушканнар. Бу хакта «Челнинские известия» газетасы яза.

«Оныкның исемен әти-әнисе май ае хөрмәтенә сайлады. Соңгы көнгә кадәр алар безгә кем туачагын әйтмәделәр. Оныгымның тормыш иптәшем Галина Георгиевнаның туган көнендә дөньяга килүенә аеруча шатбыз. Оныгыбыз – тыныч бала, эш буенча гына елый. Мин аның тавышын ишеткәндә куанам гына, бәлки, киләчәктә җырчы булыр», – дигән ул.

Фатирларында салкын булу сәбәпле, яшь гаилә әлегә Виталий Агапов белән Галина Георгиевнаның ГЭС бистәсендәге йортларына күченгән.

«Үзебез чакырдык. Йортыбызда 4 бүлмә, бар кешегә дә урын җитәрлек. Шулай ук җылылык һәм кайнар су белән дә кыенлыклар юк», – дигән җырчы.

Беренче оныкны Виталий Агаповка кече улы Владислав белән аның тормыш иптәше Регина бүләк иткән иде.. Афинага хәзер 1,5 яшь.

Виталий Агапов нәсел дәвамчыларын да көтә. «Һичшиксез, малайлар да булыр», – дигән ул, оптимистик рухта, матбугат чарасына.

Виталий Агаповның ике улы да – виртуоз баянчылар, аларның тормыш иптәшләре – хореографлар.

Читайте на 123ru.net