Иран Президентының һәлакәткә юлыгасын алдан әйткән күрәзәче Ләйлә хәзер эпидемия фаразлый

Узган елның ноябрендә Ливан күрәзәчесе Ләйлә Абдуллатиф 2024 елның беренче яртысында югары вазифадагы җитәкченең авиаһәлакәттә үлүе бөтен дөньяны «колачлап алачагын» фаразлаган булган. Ул бу хакта «Аль Джадид» телеканалы эфирында әйткән. Бүген исә, Ләйләнең бу сүзен гарәп матбугат чаралары барысы да исенә төшерде, дип яза «Комсомольская правда».

Ул нәкъ менә Иран президенты Ибраһим Раиси исемен атамаган. Тик аның фаразында Иран президенты вертолеты һәлакәте белән бик күп охшашлыклар бар.

«2024 елның беренче яртысында һава судносы белән булачак фаҗига бөтен дөньяга тәэсир итәчәк. Бу һәлакәттә беркем дә исән калмый. Дөньякүләм матбугат чаралары фаҗиганең чын сәбәбен белгәч, шокта калачак», – дип әйтә ул вакытта Ләйлә Абдуллатиф.

Ливан күрәзәчесе – гарәп дөньясында бик танылган кеше, ул Төркиядә һәм Мароккода җир тетрәүләр булачагын төгәл һәм берничә тапкыр әйкән, дип яза «Комсомолка». Ләйлә шулай ук Эквадорда чуалышлар буласын шактый вакыт алдан әйткән булган, Йәмәнгә Көнбатыш коалициясе һөҗүмен дә алданк әйткән, имеш.

Ләйлә фаразларының берсе тагын да куркынычрак: ул тиздән дөньяны ковидтан да куркынычрак глобаль эпидемия биләп алачак, ди.

Читайте на 123ru.net