Психолог: «Без баладан патша ясыйбыз, аннары аны полиция генә туктата ала»

Психолог: «Без баладан патша ясыйбыз, аннары аны полиция генә туктата ала»

Чаллыда танылган психолог Юрий Байков «Ата-аналар өчен университет» (16+) лекциясендә тәрбиядәге җитешсезлекләр турында сөйләде.

«Юк» дип ничек әйтергә

Хәзерге ата-аналар үз балаларын артык иркәлиләр, дип саный психолог, ә бу – соңыннан проблемаларга китерә.

– Без баладан патша ясыйбыз, аннары аны полиция генә туктата ала. Еш кына «йолдызланырга» яраткан кызларны күрәбез, бу – куркыныч әйбер, соңыннан мондый балаларга бик авырга туры килә. Чөнки, үскәндә, аларны «син – иң яхшысы» дип үстерәләр, аны барысы да ярата, ә соңыннан ул моның дөрес булмавын күрә, – ди Юрий Байков.

Иң мөһиме, баланы һәрвакыт ишетү, аның сөйләгәннәрен тыңлау, бигрәк тә яшүсмерләрне. Һәм йомшак кына, яратып, «юк» дип әйтергә өйрәнү. Ә күпләр өчен бу – проблема, ата-аналар еш кына аңлатырга теләми, «юк, димәк, юк» дип кенә җавап бирәләр.

Фото: © chelny-izvest.ru

Баланы үпкәләтмичә генә ничек җавап бирергә? Мәсәлән, әгәр ул соңгы модель «Айфон» сорап килә икән, ни дияргә? Психолог фикеренчә, әгәр сез аның төп ихтыяҗларына игътибар, сөйләшү, җавап бирү һәм аның теләкләренә реакция күрсәтәсез икән, калганнары мөһим түгел.

– Әгәр сез баланың төп ихтыяҗларын канәгатьләндерәсез икән, һәм ул сезгә мөрәҗәгать иткәндә, аның проблемаларын, матди, куркынычсызлык һәм башкаларны хәл итәсез икән, калганнары мөһим түгел. Мәсәлән, балагыз сезнең янга килә һәм «Мин «Айфон 15» телим, сыйныфтагы һәркемнең дә бар, ә минем юк», – ди. Ләкин, сез аның аңа кирәк түгеллеген аңлыйсыз. Әгәр дә сез «юк, менә шундыйрак хәл...» дип җавап бирә башласагыз, бу – җавапның гадәти варианты булачак. Ләкин мин башка вариант тәкъдим итәм: «Ярар, сиңа «Айфон» кирәк, әйдә, утыр әле, бу – җитди тема, ул сиңа нигә кирәк?» – дип сорагыз. «Айфон» турында тыңлаганда, аңа игътибар бирелә, аралашу ихтыяҗы канәгатьләндерелә. Шундый авыр хәлләр вакытында син нидер сорап утырасың, дип, балада гаепләү хисе тудырмаска кирәк. Мин аны тыңлыйм, аның өчен борчылам, аннары тыныч кына «юк» дип җавап бирәм һәм ни өчен икәнен аңлатам, ди психолог.

Әгәр дә төп ихтыяҗлар канәгатьләндерелсә, бала явызлык хисе сакламаячак, һәм бу – аңа үсәргә ярдәм итәчәк, ул олы кешенең позициясен күрәчәк. Һәм ул: «Эх, ярар», – дип әйтәчәк. Аннары теманы үзгәртергә мөмкин булачак.

– Ә менә ихтыяҗлар да канәгатьләндерелмәгән, һәм сез «Айфон» да сатып алырга теләмисез икән, монда бала үпкәләячәк, ләкин психологка ул менә нәрсә диячәк: «Мин гомеремдә бер тапкыр сорадым, анда да тыңламадылар». Бу контекстта әлеге ихтыяҗларның да үтәлмәве аңлашылачак, – дип өсти психолог.

Психолог яшүсмерләрне аеруча игътибар белән тыңларга киңәш итә, алар бик сирәк сөйләшәләр, ләкин алар белән сөйләшә алсаң, бу – зур бәхет. Психолог яшүсмерне контрольдә тотарга, әмма шул ук вакытта аңа эшләп карарга һәм хаталанырга рөхсәт итәргә куша.

– Бала белән бер телдә сөйләшү өчен, миңа гаджетларны һәм уеннарны өйрәнергә туры килде, һәм без күбрәк аңлаша, аралаша башладык. Мин уеннарны яратмыйм, ләкин бала, мин бу уенны яратам, дип әйтә икән, аның мавыгуын кире кагарга ярамый, – ди Юрий Байков.

Тыюлар белән сак булырга кирәк

– Әтисе кызына барысын да тыйса, 19 сәгатьтә өйдә булырга тиешсең, дисә, мәктәптән соң нәрсә булыр? Сез аны мөстәкыйль тормышка әзерләргә телисезме, яисә мөмкин кадәр тизрәк өйдән качуын телисезме? Шуңа күрә тыюларны һәм контрольне бераз йомшартыгыз, – дип аңлата психолог.

Бала белән сөйләшә белү мөһим. Ләкин хәзерге кешеләрдә еш кына башка проблеманы күрергә мөмкин – теләсә нинди сәбәптән эксперт эзли башлыйлар, бер психологтан икенчесенә йөгерергә дә кирәкми, ди ул.

– Әгәр бу сәламәтлек мәсьәләсе икән – табиблар, беренче – икенче-дүртенчене, психологны да үзгәртергә, төрлеләрне тыңларга кирәк. Ә сезнең тормышыгыз өчен кем җаваплы булачак? Психологлармы? Сез иртәрәк үлеп киттегез дип, табиблар җавап тотачакмы? Президентмы? Без һәрвакыт гаеплене эзләргә яратабыз. Әгәр сез үзегез җаваплылык ала башласагыз, башкалар сезгә ярдәм генә итәчәк.

Кыйнаргамы яки кыйнамаскамы

Кул күтәрергә кирәкме? Төрле фикерләр бар. Юрий Байков исә, әхлакый кимсетү күпкә начаррак, дип саный.

– Психологларның барлык тикшеренүләре әхлакый кимсетүнең көч куллануга караганда күпкә начаррак булуын күрсәтә. Начаррак! Шуңа күрә, кызып китеп сугасыз икән, гафу үтенегез, булырга мөмкин. Ләкин, сөйләшергә тырышыгыз. Кешеләр, кул күтәрергәме яки күтәрмәскәме, дип сорыйлар, мин аңлыйм: алар инде кул күтәргәннәр. Шуңа күрә, кул күтәргәнсез икән, гафу үтенегез һәм моны бүтән эшләмәскә тырышыгыз. Бер тапкыр кыйнадым һәм аңарда гомерлек җәрәхәт калдырдым, дип уйламагыз, юк. Бөтенләй юк. Балалар бик тиз оныталар, яшүсмерлек чорында бөтен нәрсәне дә яңадан башларга мөмкин, бу – иң идеаль вакыт, анда яңа кеше булдырырга мөмкин. Тиз түгел, әлбәттә, 4-5 ел эчендә, ләкин аңа юнәлеш бирәчәк яхшы укытучылар табыгыз, – ди ул.

Фото: © chelny-izvest.ru

Ата-аналар тәрбия хаталарын төзәтә аламы?

Очрашуда катнашкан әти-әниләр психологка үз сорауларын бирде.

Улыма 22 яшь, кызыма 15 яшь, тәрбиядә хаталар җибәргән булсам, мин аларны төзәтә аламмы?

– Әлбәттә. Барлык хаталарны бер адым артка китеп, төзәтеп була. Беренчедән, балаларыгызга аларның үтенечләренә җавап бирерлек, шул ук вакытта сәламәт, исән, үз тормышы белән яши торган әни кирәк. Әгәр дә әни кеше олы балаларына шалтыратып, кирәкмәгән киңәшләр бирсә, бу дөрес түгел. Яки, син үзеңә нинди кыз сайладың, дип сорарга тиеш түгел. Психология ягыннан каратаганда, ярату – ул үтенечкә җавап, реакция, тыңлый белү, аңлау, тормыш укытучысы булу, карар кабул итүдә ярдәм итү. Психолог бит балаларыгызны сезнең өчен тыңлый. Укытучы, остаз булырга, «әйдә, фикер йөртик» дип әйтергә, теләкләрен хупларга, аларга һәр яшьтә җавап бирергә кирәк.

– Улым еш кына: «Әни, син мине яратасыңмы?» – дип сорый. Б​​​у нәрсәне аңлата?

– Әгәр тагын башка балаларыгыз булса, бәлки, ул көнләшәдер? Яисә башка балага күбрәк игътибар бирәсез дип уйлыйдыр. Күз алдына китерегез, сез бала һәм гел, син мине яратасыңмы, дип сорап торасың. Ни өчен? Мин сезгә аңа карата булган хисләрегезне тагын бер кат карап чыгарга киңәш итәр идем. Бәлки, ул сезнең аны кочаклавыгызны көтәдер. Гадәттә, балалар сезнең аңа булган яратуыгызны абыйлары, апаларына булган ярату белән чагыштыралар. Иң гади техника: үзегезне бала итеп күз алдына китерегез һәм әниегезнең сезне яратуын ничек аңлар идегез?

«Челнинские известия» сайтыннан тәрҗемә ителде

Юлия Зәйнуллина язмасы

Читайте на 123ru.net