Янгул авылында йорт янып беткән: «Әби, документ алырга дип, өйгә кире кергән»

Янгул авылында йорт янып беткән: «Әби, документ алырга дип, өйгә кире кергән»

Узган атнаның җомга кичендә Балтач районы Янгул авылында бер йортның лапасы янып китә, 2 сәгать дигәндә бөтен хуҗалык юкка чыга. Йортта 81 яшьлек Тәнзилә әби һәм аның 58 яшьлек инвалид кызы булган. Янгын башлануга, алар өйдән чыгып өлгергән, тик Тәнзилә әби, документларын алырга дип, кире кереп киткән.

Янгул авылында гыйнвар аенда да бер янгын булган иде. Авылга бу афәт тагын килгән.Тәнзилә һәм Зилә Хәбибрахманова яшәгән йортка төнге 10да ут капкан. 2 сәгатьтә йорт, мунча, абзарлар – барысы да янып беткән.

Тәнзилә апаның тагын бер кызы Энҗе Вилданова да үз гаиләсе белән Янгулда яши. Янгын турында хәбәр килүгә, аның тормыш иптәше Галимулла абый тизрәк чыгып китә. Энҗе ханым башлангыч сыйныфта укучы кызын үзен генә калдырып китә алмый. Баланы күршеләргә тапшырып, ул да туган нигезенә йөгерә.

«Үзләре йоклый торган җирдә булсалар, янып үлгән булырлар иде»

Ирем машинада китте, мин җәяү йөгердем. Мин килгәндә йортның тәрәзәсеннән ялкын чыга иде инде. Мин бу йорттан кияүгә киттем. Башта безнең кечкенә йорт иде, аның янында гына әти зур йорт салырга булды. Бу йортны салуга без балалар көче дә кергән инде. Абыем белән икәү нигезгә ташларын салышкан идек. Ул йортка без 1995 елда чыктык. Без 7 бала үстек. Бер энем һәм абыем мәрхүм инде, бишәү калдык. Йортта әни белән апам бергә яшәп калды. Әти дә күптән вафат инде. Йортыбыз зур иде. Апам – икенче группа инвалид.

Алар чыгып өлгергән. Ярый әле йокламаган булганнар. Өйнең идәнен алмаштырырга җыена идек. Икенче көнне эшчеләр дә килергә тиеш иде, алар шуңа әзерләнеп йөргән. Өйне гел ремонтлап, матурлап тордык. Диварларны, түшәмнәрне матурлап ясаган идек. Идәнне тигезләп җәясе килгән иде. Шуңа материаллар да кайтарткан идек. Алар да янып бетте. Әни белән апа үзләре йоклый торган бүлмәдә булсалар, янып үлгән булырлар иде. Әни: «Тәрәзәдән яктылык бөркегәнне күрдем». – диде. Үзе, чыгып, шлангтан су сибәргә дә теләгән әле. Ялгый алмаганмы, суы булмаганмы – барып чыкмаган.

Хәзер икесе дә бездә яшиләр... Әни хәзер әйбәт инде, баштагы 2 көндә авыр иде. Әни: «Барысы да күз алдында», – дип әйтеп тора. «Булыр, яңа йорт төзеп чыгарбыз», – дип тынычландырабыз. Әни гомер буе колхозда сыер савучы булып эшләде. Йорт төзеп чыгасы иде. Төзелеш материаллары кыйммәт бит. Аллаһка шөкер, авылдашлар да, бер белмәгән кешеләр дә ярдәм итә, – дип сөйләде Энҗе ханым.

Аның сүзләренчә, фаразлар буенча, янгын сәбәбе – электр.

«Әби, документ алырга дип, яңадан кереп киткән»

Энҗе апаның ире Галимулла Вилданов, кулына ни эләккәнне кигән дә, әби йортына йөгергән.

Хатынымның апасы: «Янабыз!» – дип шалтыратты. Мин тиз генә шорты кидем, өскә куртка элдем дә чыгып киттем. Машинада барып җиткәндә, лапасны ут чолгап алган иде. Авылдагы янгын сүндерүчеләр килгән иде инде, тик саклап кала алмадылар. Өйгә ут капты. Өй, сарай, мунча – берсе дә калмады. Өйнең яртысы кирпечтән, яртысы агачтан иде. Бүген трактор килде, бөтен фундаментларны сүттек, җыештырдык, өеп куйдык, ташлыйсы бар. Авыл халкы ярдәмгә килде, җыелышып 2 көн эшләдек, җыештырдык. Һәр көнне 25-30 кеше җыелды. Колхоз да тракторлар бирде, шәхси тракторлар да килде. Иртәгә-берсекөнгә колхоз йөк машиналары бирер инде. Чүпләрне чыгарырбыз. Шулай, 2 сәгать эчендә берни дә калмады. Йортның блокларын сүткәндә «1992 ел» дигән язма таптым, кырып язылган иде. Шул елларда төзелгән йорт булган инде.

Сарайда хайван юк иде, лапасның бер почмагыннан ут чыккан. Күршеләре күреп алган. Шунда ук «пожарныйга» киткән. Ул якын гына. Янгын сүндерүчеләр күршеләрен дә сакладылар, чөнки лапаслар арасы 10-15 метр гына. Арада зур чия агачы бар иде, шул чия янып китә алмады, саклады. Әбиләрнең бер әйбере дә калмады. Өй салу нияте бар инде. Бер өй салмыйча булмый, – диде ул.

Тәнзилә апаны янып торган йорты яныннан алып китә алмаганнар. Ул әле янып торган йортына документларын алырга кереп киткән. «Әбине алып кайта алмадык. Өй яна, ә ул: «Кайтмыйм!» – ди. Әби, документ алырга дип, яңадан кереп киткән булган. Күрше аны алып чыккан. Аннан урамда утырды, тик өйгә кайтасы килмәде. Көчкә үгетләдек. Икесен дә өйгә кайтарып куйдым. Хәзер тынычландылар инде. «Әби, борчылма, ерып чыгарбыз, өй салырбыз», – дидем», – дип сөйләде Галимулла абый.

«Иң мөһиме – үзләре исән-сау»

Янган йорт иминиятләштерелгән, милек Зилә ханым исемендә булган. Аның документлары янып беткән, шуңа, түләүне алыр өчен, башта документны булдырырга кирәк. Моның өчен йортның чыннан да януы һәм документларның шунда юк булуы турында белешмә кирәк. Барлык белешмәләрне җыеп тапшырганнар инде.

Шундый зур афәт буды. Авыл җирендә ел саен бөтен кеше милекне иминиятләштерә. Ул яктан каршы килүче юк. Өйне янган урынга салырга кушмыйлар. Без дә өйне шул ук нигезгә түгел, бераз күчереп салабыз. Урыны бар, иркен анда. Хәзер йорт урыны болын кебек булып калды, сарайлар булмагач, җил уйнап йөри. Иң мөһиме – үзләре исән-сау – диде ул.

Икенче як күршеләре белән ара 2 метр гына булган, аларның йорт түбәсенә бераз зыян килгән. «Әбинең дә, күршенең дә өй түбәсе профнастилдан. Түбәсе шифердан булса, 5-4 хуҗалык көлгә әйләнер иде», – диде ул.

Хәбибрахмановалар гаиләсенә ярдәм итәргә теләүчеләр өчен Энҗе Вилданова кызының телефон номерын җибәрде. Аның үзенең банк картасы блокланган. 89083303241 – Аскарова Наилә Илшат кызы (Энҗе ханымның беренче никахтан баласы)

Читайте на 123ru.net