26-27 майга һава торышы һәм ай календаре

26 майда Татарстанда аязучан-болытлы һава торышы була. Төнлә явым-төшемнәрсез. Иртән һәм көндез кыска вакытлы яңгыр явачак, кайбер районнарда яшенле яңгыр ява. Көнбатыштан, төньяктан көчле җил. Төнлә һава температурасы +10..+15˚, көндез +15..+20˚ градус.

27 майда Татарстанда алмашынучан-болытлы, явым-төшемнәрсез һава торышы була. Төньяктан көчле җил. Төнлә һава температурасы +1..+6˚, урыны белән -2˚ градуска кадәр кырау төшәчәк. Көндез +13..+18˚градус була.

Кимүче ай, ай сукояр йолдызлыгында.

Орлыклар чәчү, үсемлекләр утырту өчен уңышсыз вакыт. Җимеш бирә торган агач-куакларга авыруларга, корткыч бөҗәкләргә каршы дарулар сиптерергә кирәк. Чәчәкләргә ашлама сибәргә була.

Читайте на 123ru.net