Рузилә Хәйретдинова: «Имеш, минем өйләнгән, бай сөяркәм бар икән»

Рузилә Хәйретдинова хейтерлары күп булуын яшерми. Җырчы буларак иң популярлар рәтендә йөрмәсә дә, Рузиләнең үз бизнесы булуы, атлаган саен чит илләргә сәяхәт итүе, гомумән, «уңышлы хатын-кыз» образы күпләргә тынгы бирми бугай. Җырчы социаль челтәрләрдә үзе турында гайбәт таратучы кешеләргә чираттагы (ул аларга гел мөрәҗәгать итеп тора) җавабын биргән.

«Барлык озын теллеләргә багышлана.

Имеш, минем бай, өйләнгән сөяркәм бар икән. Өстәвенә, өлкән яшьтәге. Ниндидер депутат, ди.

Ул миңа машиналар, фатирлар сатып ала, айга бер тапкыр чит илгә ялга җибәрә.

Тик менә минем генә аны бер тапкыр да күргәнем юк. Берәр кайчан миңа да күрсәтерсез әле, яме», – дип язган ул.

Рузилә Хәйретдинова күкрәген зурайтканнан соң да хейтерларына актив рәвештә җаваплар язган иде. «Үзем эшләгән акчага ясаттым. Ирем дә, сөяркәм дә түләмәде», – дип сөйләде ул вакытта да җырчы.

Читайте на 123ru.net