Янгын сүндерүче булырга теләгән студент ут төртеп тәҗрибә җыймакчы булган

26 майда Оренбург өлкәсе Шарлык район үзәгендә янгын була. Сәбәбен ачыкларга өлгермиләр, янгыннар кабатлана. Сарайлар, янкормалар, гаражлар яна башлый. 26 майдан 30 майга кадәр Фрунзе һәм Совет урамнарында 8 бина, 1 автомобиль яна. Янгыннарның ут төртүдән килеп чыкканын ачыклыйлар. Бераздан гаепле тоткарлана – ул… 18 яшьлек студент булып чыга. Оренбург өлкәсе Эчке эшләр министрлыгы хәбәр итүенчә, егет һәрвакыт иртән иртүк (сәгать дүртләр тирәсендә) чыккан, коры үләнгә зажигалка белән ут төрткән. Аннары камерага янгынны һәм янгын сүндерүчеләрнең ничек ут сүндергәнен төшергән.

Студент ни өчен алай эшләгәнен дә аңлата – ул… янгын сүндерүче булырга теләгән икән! Шуңа да ул коткаручыларның янгын вакытында үзләрен ничек тотканнарын аңлар, белем эстәр өчен тәҗрибә җыйган – ут төрткән.

Егеткә карата 2 җинаять эше кузгатылган – ул кеше милкенә ут төртүдә гаепләнә. «МЧС хезмәткәренә» 6 елга кадәр иректән мәхрүм ителү яный.

«Ярый әле паталогоанатом булырга теләмәгән», – дип язганнар социаль челтәрләрдә.

Читайте на 123ru.net