Казанда көчле яңгыр: автомобильләр суда йөзеп бара, яшьләр күлләвеккә утырып ял итә

Кичә Казанда бик көчле яңгыр яуды. Нәтиҗәдә кайбер урамнарны су басты. Социаль челтәрләрдә су басу сәбәпле агып барган автомобиль видеосы чыкты.

Петербург урамында көчле су агымы машинаны алып киткән – хуҗалары аны тотып калмакчы була.

Бауман урамы зур бер елгага әйләнгән.

Яңгыр вакытында урамда калган яшьләр үзләренчә күңел ача – бер егет йөзеп бара, яшьләр аны хуплап көлешә.

Яшьләр Кремль буенда ял итеп утыра.

«Гран Сити» торак комплексында ташу асфальтны да «юган».

Шәле авылы янында зур өермә төшергәннәр.

Ә монысы Казандагы яшен видеосы.

Кварталда боз яуган.

Читайте на 123ru.net