Айдар Галимовның яшьтәшләренә багышланган җыры чыкты

Айдар Галимовның яшьтәшләренә багышланган җыры чыкты

Айдар Галимовның «Яшик әле» җыры музыкаль мәйданчыкларга чыкты.

«Премьера! ⁣⁣Репертуарымда Айдар Тимербаевның тагын бер яңа җыры – «Яшик әле». ⁣⁣Мин бу җырны беренче чиратта күпне күргән, күпне кичергән, бернигә бирешмичә, бүгенге көндә дә алгы сафларда баручы яшьтәшләремә – безнең буын вәкилләренә багышлыйм! ⁣⁣⠀

⁣⁣Әйе, замандашларым, туганнарым, безнең әле зур юллар үтәсе, тауларга менәсе, бик күпне күрәсе һәм безгә тигән игелекне кайтарып бирәсе бар! Иң мөһиме – тормыш юлында тупланган тәҗрибәне, белемне, яуланган ниндидер казанышларны киләчәк буыннарга, балаларыбызга, оныкларыбызга тапшырасы бар! ⁣⁣⠀

⁣⁣Җыр сүзләренең авторы, минем өчен кадерле кеше – шагыйрә Фирая апа Зыятдинованы да искә алыйк!⁣⁣ Казанда беренче адымнарымны ясаган чакта, миңа терәк булырдай бик сирәк кешеләрнең берсе иде ул! Концертларыма килеп, миңа багышлап шигырьләр язуының ул вакытта нинди зур стимул булуын белсә иде ул! Рәхмәт, Фирая апа, еллар аша рәхмәтләремне һәрбер чыгышымда Сезгә шушы җыр аша да җиткерермен!⁣⁣⠀⁣⠀

Яшик әле…» – дип язган җырчы социаль челтәрдәге сәхифәсендә.

Читайте на 123ru.net