Ильмира Нәгыймова Кытайда: «Монда калмам дип өметләнәм»

Ильмира Нәгыймова Кытайда: «Монда калмам дип өметләнәм»

Ильмира Нәгыймова Балида ял итте. Җырчы анда Гөлназ Сираевага ияреп барган туйда кәләш букетын да тотты, байкта егылып кул-аягын да җәрәхәтләде.

  • «Кайсыгыз каргый анда мине?»: Ильмира Нәгыймовага Бали егетләре ярдәм иткән

Әмма маҗаралар моның белән генә тәмамланмаган. Җырчы Кытайның Шанхай шәһәрендә дә булган. Сәяхәттән алган хис-кичерешләр белән җырчыга тиз генә кайтып китү насыйп булмаган, аның самолет рейсын 8 сәгатькә кичектергәннәр. Шулай итеп ул 12 сәгать аэропортта көтеп утырырга мәҗбүр.

«Монда калмам дип өметләнәм. Вакыт күп, сорауларыгызга җавап бирәм», – дип язган җырчы. Тик җырчыга карата кызыксыну кими башлаган кебек, сораулар бирүче булмаган диярлек.

«Кияүгә чыгарга уйлыйсыңмы әле?» – дип кызыксынган берәү.

«Кияүне табарга кирәк бит әле. Ә мин эзләмим дә, миңа дигәне миңа булачак. Мине үзе эзләп табачак. Әлегә минем йөрәгем буш» дигән җавап биреп, егетләргә өмет биргән җырчы.

  • Ильмира Нәгыймова Индонезиядә кәләш букеты тоткан

Читайте на 123ru.net