«Сгущенка» рецепты

Куертылган сөт әзерләү өчен:

1 литр җылы сөт (кибет сөте булса, 3,2 %лы кирәк);

2 стакан шикәр комы;

200 грамм ак май;

ярты бал калагы сода кирәк була.

Аш-су блогеры Гөлнур шундый ысул белән бүлеште.

Башта шикәр комы, сөт, май салып, кайнап чыкканчы болгатабыз. Кайнап чыккач, сода салабыз. Сода реакциясе беткәнче гел кайнатып торырга кирәк. Аннан соң утны кысып кына куеп, 2 сәгать чамасы сүрән утта кайнатырга.

«Куе» сгущенка ясаган очракта, 3-3,5 сәгать тотарга кирәк.

Артыгын тотмаска, салкында ул барыбер тора-бара куерачак.

Куертылган сөтнең куелыгын икенче бер савытка тамызып карап та тикшерергә була. Тәмле булсын.

Читайте на 123ru.net