Рәсим Фасыйховның туе булган

Рәсим Фасыйховның туе булган

Композитор, автор-башкаручы, Раяз Фасыйховның энесе Рәсим Фасыйховның туе булган. Артистның тормыш иптәше – стилист Гүзәлия Гыйльметдинова. Алар узган елның көзендә никах укытканнар иде.

«Сүзсез! Котлауларыгыз өчен зур рәхмәт», – дип язып куйган Рәсим социаль челтәрдәге сәхифәсендә туй фотолары белән уртаклашып.

Искәртеп үтик, бу – Рәсимнең икенче никахы. Ул 2015 елда Гүзәл исемле кыз белән гаилә корган иде. Билгесез сәбәпләр аркасында, яшьләрнең тормышы барып чыкмады. «Минем холыкка туры килгән кеше булмагандыр. Бәлки, гел үзем юл куеп ялгышканмындыр. Анысы белән дә сак кыланырга кирәк аның. Күп юл куйсаң, көчсезлеккә саный башлыйлар икән. Шуңа күрә хәзер кешене дә сыныйм, үзем дә сыналам», – дип сөйләгән иде Рәсим «Интертат»ка әңгәмәсендә.

Читайте на 123ru.net