Иллеләп бала булган урынга яшен бәргән, җидесен ток суккан

Америкада, яшен суккач, 7 бала зыян күргән. Иллеләп бала җыелган урынга яшен бәргән. Бу турыда «NBC News» басмасына сылтама белән «Вести» каналы хәбәр итте.

Юта штатында яшенле яңгыр вакытында корылмага яшен бәргән урында иллеләп бала була. Ток суккач, аларның җидесен хастаханәгә салалар.

Балалар урамга йөрергә чыккач, яшенле яңгыр башлана. Яшен балалар ягына бәрә. Зыян күргән балаларда электротравмалар була. Икесе көчлерәк имгәнә.

Бәхеткә, аларны табиблар караган һәм өйләренә җибәргәннәр. Аларның гомеренә куркыныч янамый, диелә хәбәрдә.

Читайте на 123ru.net