«Дус кызының кулында үлде». Егете муенын яралаган кыз канга баткан килеш өенә кайткан

Чиләбе өлкәсендә яшь кызга элеккеге сөйгән егете пычак кадаган. Муены яраланган кыз фатирга кадәр менеп җиткән һәм дус кызының кулында җан биргән. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

21 яшьлек кызга 8 тапкыр пычак кадаган 23 яшьлек егет качып киткән. Аны тоткарлаганнар һәм 15 елга кадәр төрмәгә утыртулары ихтимал.

Нагорный бистәсендә тыныч кына ишегалдында фаҗига була. Дарья исемле кызы егет белән аерылышырга теләвен әйткәч, егет ярсый һәм пычак белән ташлана.

Кирилл исемле бу егет күрше бистәдә яши. Ул криминал белән бәйле, дип сөйлиләр. Моңа кадәр берничә тапкыр хөкем ителгән.

Күрше-күлән куркуга калган, алар күрсәтмә дә бирергә теләми. «Куркыныч, ул үзенең язмышын да бозды, кызны да әрәм итте. Яхшы кыз иде», – ди күршеләр.

Дарьяның дус кызы Алена сүзләренчә, фаҗигагә 1 атна алданрак Кирилл бик агрессивланган, гел көнләгән, эзәрлекләгән, янаган. Җинаять көнне ул кызны сөйләшергә чакырып чыгарган.

«Алар тыныч кына сөйләште, кычкырышмадылар. Салкын җил чыкты, без өйгә керә башладык. Мин башта ни булганын да аңламадым. Ул аны җиргә екты, мин берни күрмәдем дә. Аннары карасам, кыз кычкыра, карыйм – кан ага, мин иремне алып чыгарга кереп киттем», – ди Алена.

Кирилл канга баткан кызны калдырып китә. Шок халәтендә Дарья аягына баса, фатирга керә һәм ваннага ята. Алена аның яныннан бер секундка да китми, дусты аның кулында үлә.

Кириллны шул ук көнне тоталар, ул гаебен таный. Җинаять эшен тикшерү бара, диелә хәбәрдә.

Читайте на 123ru.net