«Бу еллар шатлыклы булмады»: яшь җырчы Рузилә Бәдретдинова диплом алганнан соң зарлана

«Бу еллар шатлыклы булмады»: яшь җырчы Рузилә Бәдретдинова диплом алганнан соң зарлана

Элек Рәшит Ваһапов фондында «Зәлилә» тәхәллүсе белән эшләгән яшь җырчы Рузилә Бәдретдинова, югары уку йортын тәмамлап, диплом алган. Гадәттә, студентлар диплом алганнан соң, укытучыларына, студент еллары бүләк иткән дусларына рәхмәт сүзләре яза. Институтны сагыначаклары турында сөйләп зар елыйлар. Рузилә дә белгечлек алу уңаеннан социаль челтәрдәге сәхифәсенә пост куйган. Әмма аның сүзләре башкаларныкыннан аерылып тора.

«Уку дәверендә мактаганнары да, ачуланганнары да булды. Соңгысы, бәлки, ешрактыр да әле.

Минем бу уку йортында уздырган елларым артык шатлыклы булмады. Бу аңлашыла да, контракт аркасында озакка сузылган судлар, аңлашылмаучанлыклар, төркемдә үзем генә диярлек булуым...

  • Элек Ваһапов фондында эшләгән Рузилә Бәдретдинова: «Ә нинди акчага яшәргә?»

Ачуланмагыз, тик мин бу вакытны ностальгия белән искә алмаячакмын. Минем тизрәк укып бетерәсем килде.

Һәм мин бер нәрсәне аңладым – авыр һәм башкаларга файдасыз чагыңда, синең янәшәңдә бик аз кешеләр генә кала икән.

Тагын бер әйбер турында язасым килә – мин ясалмалык һәм икейөзлелекне яратмыйм. Ниһаять, мин әйтәсе килгән сүзләремне әйттем.

Миңа ышанган якын кешеләремә, иң мөһиме – әниемә зур рәхмәт әйтәсем килә. Шулай ук яраткан кешем миндә бер секундка да шикләнмәде һәм һәрвакыт терәк булды.

Әлеге пост уку йортынының барлык мөгаллимнәренә һәм җитәкчелегенә кагылмый. Артык якын алмагыз. Мин бик яраткан һәм хөрмәт иткән педагоглар да бар, алар бу хакта үзләре белә. Аларга хезмәтләре һәм тырышлыклары өчен зур рәхмәт», – дигән Рузилә.

Социаль челтәрләрдән аңлашылганча, Рузилә Бәдретдинова Казан дәүләт мәдәният инситутын тәмамлаган.

Читайте на 123ru.net