Иң бай кеше кем ул?
![Иң бай кеше кем ул?](https://intertat.tatar/images/uploads/news/2024/6/28/1d16b146acb92ac9274f58210197eb65.jpg)
Тимергали хәзрәт Юлдашев телеграм-каналында иң бай кешенең кем икәнен аңлата.
«Иң бай кеше кем ул?
Расүлебез салләллаһу галәйһи вә сәлләм: «Кем иртә белән
- иминлектә,
- саулыкта,
- 1 көнлек ризыгы булган халәттә йокыдан уянса,
ул Җир йөзенең бөтен байлыгына ия кеше кебек булыр», – дип әйткән (имам Әт-Тирмизинең хәдисләр җыентыгыннан).
Җомга иртәләре мөбарәк булсын! Ил-көннәребез имин, күкләребез якты, күңелләребез тыныч, ниятләребез дөрес булса иде. Раббыбыз ике җомга арасында бакыйлыкка күчкәннәрнең белеп вә белми кылган хата-кимчелекләрен, гөнаһларын гафу әйләсен иде», – дип яза хәзрәт җомга вәгазендә.