«Ситса туй» карап кайтучылар канәгать калмаган: «Мескен актёрлар...»

«Ситса туй» карап кайтучылар канәгать калмаган: «Мескен актёрлар...»

Быел Татарстан театрлары җәйге ялларга соңрак китә, спектакль сезоны әлегә ябылмады. Җәйге челләдә Камал театрына спектакль карарга баручылар театр бинасындагы эсселеккә зарлана.

«Эсседә Камал театрына барасы да юк. Кондиционерлар эшләми. Чабынырга себеркеләр өләшсәләр була. Кешеләрнең хәле китә. Мыскыл итү бу. Мескен актёрлар, сәхнәдә тиргә баталар»;

««Ситса туй»да булдык, спектакль 12.00дә башланды, 15:40 бетмәгән иде әле, түзмәдем – чыгып киттем. Кич белән температурам күтәрелде, кызу суккан. Менә шулай»;

«Без дә шул көнне анда идек. Керү юлындагы партерларны ачсалар, бераз булса да һава йөрер иде. Бөтен җир ябылган. Безгә, кондиционерларны бар, диделәр, имеш, эшли, диделәр. Актёрларны бик тә жәлләдек, шундый тынчу шартларда да уйнарга көч таптылар», – дип язалар телеграмда билетлар алмашу төркемдә.

Шушы сүзләргә каршы фикер белән кушылучылар да бар.

«Әти белән әни бүген Камалда булды. Балконда утырганнар, кондиционер эшләгән»;

«Берничә көн элек булган идек, «комфортно» иде»;

«Без эссе көнне бардык, кондиционерлар эшли иде», – дип язучылар да бар.

Фикер белдерүчеләрнең берсе канәгатьсезлеген Камал театры сайтында дә язып калдырган булган. «Җитәкчелек театрга кул селтәгән ахры, яңа бинага күчәргә әзерләнәләр бугай. Залда коточкыч тынчу, бөтен кеше веер белән утыра. Зарлангач, бер хезмәткәр «кондиционер җибәрергә онытылган, күрәсең» диде. Яраткан театрымнан бик тә күңелем кайтты», – дип язган ул.

«Г.Камал театры 1986 елда төзелгән булганлыктан, конциционер белән суыту бинада каралмаган. Кызганычка, вентилиция җиһазлары бу проблеманы тулысы белән хәл итә алмый», – дип җавап биргән театр администрациясе.

  • Чишенгән хатынлы «Ситса туй» премьерасыннан: «Кире әниеңә илтеп бирәм – үстереп бетерсен»
  • Ир-ат тамашачыга Камал театрыннан бүләк булган премьера 10 фотода

Читайте на 123ru.net