Гүзәл Уразова яңа җырын тәкъдим итте: «Ашкын син яныма, бернигә карама!»

Гүзәл Уразова яңа җырын тәкъдим итте: «Ашкын син яныма, бернигә карама!»

Гүзәл Уразова яңа образда премьерасын тәкъдим итте. «Бернигә карама» җыры яңа программага кертеләчәк.

«Миңа шундый җырлар килешә диләр. Ә Көнчыгыш стилендәге образым ничек соң?» – дип тамашачыларына мөрәҗәгать иткән җырчы.

Күпсанлы смайликлар арасында «җырың да, үзең дә бик матур», «хәзер артыгын кыланасыз инде» дигән комментарийлар да бар.

«Өзүе язмышның җепләрен бик җиңел,

Соң диеп уйлама, бүген дә соң түгел.

Соң түгел яңадан бәйләргә язмышны,

Сызарга үткәнне, бозарга язмышны.

Җылытып күңелне, яз керсен арага,

Ашкын син яныма, бернигә карама!..»

Читайте на 123ru.net